Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Югары Ослан районында яшәүче Фатыйх Хикмәтуллин Кайбыч турында хатирәләре белән уртаклаша

Мин үзем Югары Ослан районында яшәсәм дә, тумышым белән Тау ягыннан - Апас районының Багыш авылыннан. Хәзер 82 яшемне тутырдым инде.

Мәктәпне тәмамлагач, алты ай Апаста колхоз идарәсендә хисапчы булып эшләдем. Бик тә авыр еллар иде бу. Хезмәтебезгә түләнмәде, чабата, ямау өстенә ямау салган чалбар киеп үстек. Әтием Хикмәтулла Сөнгатулла улы 1946 елның 22 маенда 69 яшендә вафат булды. Бәрлебашы питомнигында эшләгән әнием Сабира зәгыйфь иде, бер күзе бөтенләй күрмәде. Әле ярый аңа колхоз ай саен 12 сум пособие тү­ләргә ясады. Сугыш чоры балаларына күпне кү­рер­гә туры килде шул. 1950 елда ерак җирләргә дүрт айга урман кисәргә җи­бәрә баш­ладылар. Безнең кол­хоздан 12 кешене җибәрергә, дигән боерык килде. Елый-елый сорагач, тыңладылар, Пермь өлкәсенә эләктем. Шунда авылдашыбыз Фәһимне агач басып үтерде. Эш ничек ке­нә авыр булса да, минем кабат колхозга әй­ләнеп кайтасым килмәде. Алны- ял­ны белми эшләдем, укыдым, тырыштым. Урман хуҗалыгында өл­кән мастер да, бухгалтер да, пункт начальнигы да, комсомол секретаре дә булдым. Партиягә дә кабул иттеләр. Җиде ел буена профсоюз оешмасын җи­тәкләдем, Мәскәүгә профсоюз съездына делегат итеп сайладылар. Соң­рак урман хуҗалыгы директорының беренче урынбасары булып эшләдем. Булачак хатынымны да монда таптым. Әмма аның гомере фаҗигале төстә өзелде. Биш кызымны ияртеп, Татарстанга кайтып төштем. Аларның иң кечесенә җиде генә яшь иде. Авырлыкларны җиңәргә дусларым ярдәм итте. "Пустые Моркваши" ял йорты директоры урын­басары булып эшкә урнаштым, соңрак аның директоры булдым. Күрә­сең язмыш мине монда үзе кайтаргандыр. Ире ва­фатыннан соң, кызы бе­лән ял йортына килгән Рауза белән танышып, гаилә корып җибәрдек. Минем биш балалы ялгыз ир икәнлегем дә куркытмады аны. Уртак кызыбыз да туды. Әнә шулай җиде кызның әти-әнисе булдык та куйдык. Бергә яши башлавыбызга да 42 нче ел китте. "Яшь булып калуыгызның серен әйтегез әле", -дип сорыйлар бездән еш кына. Аның сере бик гади - икебез дә сәнгать яратабыз, сәх­нә­дә яшибез, дисәк тә һич арттыру булмас. "Балкыш" фестивалендә дә катнашабыз, телевидениедән дә еш күр­сәтәләр, "Иделкәй" ансамбленә дә йөрибез, гастрольләргә дә чыгабыз.

Узган елның көзендә ансамблебез белән Кайбыч районының Мәлки авылына концерт куярга кил­гәч, яшьлек елларым тагын бер кат искә төште. Мәлкинең зур МТСы бар иде. Колхозыбызга тракторлар шуннан килде. Сугыштан соң, Кайбычны икегә бүлеп, Олы Подберезье районы оештырдылар. Безнең Багыш авы­лында туып-үскән Гани Халиков Олы Подберезьеда, Олы Кайбычта җитәкче урыннарда эш­ләде. Кайбыч хәзер матурланган, үзгәргән. Мәлки клубы яңа, матур, рәхәтләнеп чыгыш ясадык. 19 апрельдә район туган көнен үткәрә. Бәй­рәмегез котлы, Кайбыч гел үсештә булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X