Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

ЮХИДИ инспекторы тоткарлаган шофер Чувашиядән булып чыкты

Юллардагы хәрәкәт иминлеген тәэмин итү, җәйге каникул чорында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, спиртлы эчемлекләр кулланып, руль артына утырган шоферларны барлау максатында без "Кайбыч" полициясе бүлекчәсенең ЮХИДИ инспекторлары белән бергә чираттагы рейдка кузгалдык.

Бу юлы Кайбыч-Камыллы автомобиль юлында Мәлки авылына таба юл алдык. Бу юлдан Чувашия Республикасына автомобильләр күп йөри. ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов әле бер, әле икенче автомобильне туктатып, документлары тәртиптәме, шоферларның спиртлы эчемлек кулланмаганмы икәнлеген тикшерде. Каршыбызга "ВАЗ -2110" автомобиле җилдерә, ЮХИДИ инспекторын соң гына күреп алды ахрысы, безне күрүгә тизлеген киметә башлады. Туктарга боерык булгач, теләр-теләмәс кенә туктап, машинасыннан төште. Чувашиядәге Ибреси районы кешесе булып чыкты ул. Илфат Әхмәтов махсус прибор ярдәмендә аның спиртлы эчемлек кулланганын ачыклады, тиешле беркетмә теркәде. Автомобиле Апас эчке эшләр бүлегенең штраф стоянкасына куелды, эше җәмәгать судына җибәрелде. Эчкән килеш руль артына утырган бу кеше дә автомобиль йөртү хокукыннан колак кагачак, шулай ук 30 мең сум күләмендә штрафка да тартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ инспекторы тоткарлаган шофер Чувашиядән булып чыкты