Юл йөрү кагыйдәләре – тормыш законы
Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә балалар арасында юл-транспорт травмаларын булдырмау максатында спектакль куйдылар.
Әлеге чара Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды заказы белән узды. Казан шәһәреннән килгән театр артистлары әкият геройлары мисалында һәр баланың күңеленә үтеп керерлек, аңлаешлы итеп, светофор, юл йөрү кагыйдәләренең ни өчен кирәк булуы, юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Россия Эчке эшләр министрлыгының "Апас" бүлеге ЮХИДИе бүлекчәсе ата-аналарның үз балаларына карата игътибарлы булуларын, аларны юлда кагыйдәләрне үтәп йөрергә кирәклеген һәрдаим кисәтеп торуларын үтенә. Автотранспортта балаларны йөрткәндә, махсус саклану чаралары кулланылырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев