Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Юрий Михайлов Казан федераль университеты ректорының Рәхмәт хатына лаек булды

Район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровның Рәхмәт хатына лаек булды.

Анда мондый юллар бар:

"Безнең университет базасында "Һөнәри этика һәм дәү­ләт, муниципаль хезмәткәрләрнең этикеты" программасы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү курсларында актив һәм нәтиҗәле эшләвегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Югары һөнәри осталыгыгыз, тирән белемле булуыгыз, практик эш тәҗрибәгез сезгә бурычларны комплекслы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Университетның профессор-доцентлар составы һәм экспертлар инициативалы булуыгыз, укуга җаваплы каравыгыз өчен рәхмәтен белдерә. Сезгә киләчәктә дә уңышлар, һөнәри җиңүләр телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юрий Михайлов Казан федераль университеты ректорының Рәхмәт хатына лаек булды

2
X