Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Үз участковыең өчен тавыш бир!

Халыкның полиция хезмәткәрләренә ышанычын арттыру, полициянең участок уполномоченныйлары эшчәнлегенең дәрәҗәсен үстерү максатында агымдагы елның сентябрендә РФ Эчке эшләр министрлыгы "Халык участковые" дигән конкурс үткәрә.

Ул өч этапта узачак. Беренчесендә һәр конкурсант турында мәгълүмат ТР Эчке эшләр министрлыгының интернет-сайтында урнаштырыла, Онлайн-тавыш бирү 11-20 сентябрь көннәрендә үтә. Беренче этап җиңүчеләре арасыннан иң яхшы полиция хезмәткәре 7-16 октябрьдә сайланачак һәм ул ил күләмендә Татарстан данын яклар дип көтелә. 5 ноябрьдән 14енә кадәр илнең иң яхшы участок уполномоченные өчен Россия Эчке эшләр министрлыгы сайтында тавыш бирергә мөмкин булачак. Үз участковыегызга тавыш бирергә уйласагыз, аның тулы исем, фамилиясен, атасының исемен, ул хезмәт күрсәткән районны күрсәтеп, uupmvdrt@mail.ru электрон адресына хәбәр юллагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үз участковыең өчен тавыш бир