Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Закон кушканны вакытында үтәмәсәң...

Район прокуратурасы Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенең Татарстан буенча инспекциясенең Кайбычтагы филиалы керткән төзәтү эшләрен иректән мәхрүм итү җәзасына алыштыру хакындагы гаризасын хуплады.

Җәмәгать суды утырышында расланганча, 2013 елның 20 августында суд тарафыннан хезмәт хакының ун процентын дәүләт казнасына тотып калу белән бергә тугыз айга төзәлү эшләренә хөкем ителгән 38 яшьлек Сергей Кукушкин әлеге җәзаны үтәүдән кача. Җәзаларны үтәтү инспекциясенең даими чакыруларына карамастан, анда бармый, эшкә урнашу буенча бернинди чара да кылмый, рөхсәтсез район чикләреннән дә чыга. Карар үз көченә кергән көннән алып дүрт ай буена, билгеләнгән тугыз ай төзәлү эшләренең бер көнен дә үтәми. Судта җәзаларны үтәтү инспекциясе җитәкчесе гаризаны канәгатьләндерүне, төзәтү эшләре җәзасын иректән мәхрүм итүгә алыштыруны сорады. Район җәмәгать суды Сергей Кукушкинга өч айга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Прокуратура әлеге карарны законлы һәм нигезле дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Закон кушканны вакытында үтәмәсәң...