Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Зирәк тиен» Кайбычта

Бу атнаның чәршәмбесендә Кайбыч районы мәктәпләрендә татар теле буенча "Зирәк тиен" Бөтенроссия бәйге-уены үткәрелде.

Мәктәп укучыларында татар теленә мә­хәббәт уяту, сәләтле укучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, иҗади үсешләренә йогынты ясау максатындагы бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шә­һә­ренең мәгариф идәрәсе тарафыннан ел саен үткәрелә. Анда районыбыз укучылары актив катнашып, җиңүләр яу­лый. Район мәгълүмати-методик үзәк­нең башлангыч белем бирү һәм милли мәгариф буенча белгече Ландыш Зыядиева әйтеп узганча, анда 26 мәктәптән икенче класстан алып унберенчегә кадәр 450 дән артык укучы катнашты. Бәйге җавапларын министрлыкта тикшерәчәкләр, җиңүчеләр май аенда билгеле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Зирәк тиен” Бөтенроссия бәйгеуены