Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Зур Подберезье укучысы “Мин – мастер!” бәйгесендә лауреат булды

25 гыйнварда Зәй шәһәрендә "Мин - мастер!" дигән республика бәйгесенең финалы узды.

Балаларның техник иҗатын үстерү буенча республика фестивале кысаларында игълан ителгән бу бәйгедә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан узган уку елында үткәрелгән "Дәресләрдән соңгы мәктәп" бәйгесендә грант откан мәктәпләрдә белем алучылар катнашты. Грант акчасына технология кабинетларын җиһазландырдылар. "Мин - мастер!" бәйгесе укучыларга өстәмә белем бирүдә технология кабинетлары мөмкинлекләрен тулырак файдалану, аларда эшче һөнәренә хөрмәт уяту, киләчәктә һөнәр сайлауда ярдәм итү максатында узды. Бәйгегә республиканың төрле шәһәр-районнарыннан килгән 80 укучы арасында Зур Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбенең тугызынчы класс укучылары Андрей Кармаенков һәм Юлия Овечкина да бар иде. Аларның технология, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерделәр, кызлар - тегү, ә малайлар агач эшкәртү осталыкларын күрсәтте, эш җиһазының мөмкинлекләрен файдалану буенча проект яклады. Юлия бәйгедә җиңгән ун укучы арасына керде һәм лауреат булып танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зур Подберезье укучысы “Мин – мастер!” бәйгесендә лауреат булды