Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Зур янгыннарга юл куймыйк

Узган атнаның җомгасында ТР Министрлар Кабинетында видеобрифинг режимында ТР Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Утырышны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов алып барды. Биредә республикада чисталык буенча икеайлык барышы хакында ТР Гадәттән тыш хәлләр министры Равил Хәбибуллин, урман хуҗалыгы министрлыгы вәкиле һәм башкалар чыгыш ясады.

Равил Моратов әйтүенчә, урыннарда чүп-чарны, коры үләнне яндыру очраклары ешайган. Казан шәһәрендә генә дә чүп-чар яндырган урынга янгын сүндерү машиналарын чакыруның 280 очрагы теркәлгән. Яр Чаллы шәһәрендә - 70 очрак. Равил Моратов чүп-чарны капчыкларга тутырып, көнкүреш калдыклары полигонына илтергә кирәклегенә басым ясады. 25 апрельдән 15 майга кадәр янгыннарга каршы режим игълан ителде. Ул әлеге таләпне бозучыларга, чүп-чарны яндыручыларга карата штраф санкцияләре кулланылачагын да искәртте: гражданнарга - 2000-6000 сум, юридик затларга - 400 меңнән 1 миллион сумга, урындагы затларга - 30 меңнән 50 меңгә кадәр. Чөнки Россиянең төрле төбәкләрендә чүп үләннәре яндырудан килеп чыккан зур янгыннар авылларны, урманнарны юк итә, республикабызда моңа юл куймас өчен барысын да эшләргә кирәклеге искәртелде.

Видеобрифингта гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе әгъзалары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: видеобрифинг