Беренчесе – малай
5 гыйнварда район үзәк сырхауханәсендә 2013 елның беренче баласы дөньяга аваз салды.
Бу көнне Чүти авылында туып-үскән Гүзәл Хисаметдинова 2 килограмм 934 грамм авырлыктагы малай тапты. Гаиләдә беренче булып туган балага Рәсил дип исем куштылар. Гүзәл үзе Комсомол районының Урмай авылында кияүдә, гаиләсе белән шунда яши. Сырхауханәнең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегеннән хәбәр иткәнчә, бәйрәм көннәрендә салкын тидереп авырган 27 кеше еш мөрәҗәгать иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев