Бәяләр билгеләнде
2012 елга коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр билгеләнде.
Кайбыч муниципаль районының җирле үсеш бүлегеннән хәбәр итүләренчә, тарифлар буенча ТР Дәүләт комитетының 2011 елның 3 ноябрендә кабул ителгән 10-19 нчы карары белән 2012 елның 1 гыйнварыннан 2012 елның 30 июненә кадәр салкын суның куб метры өчен 14 сум 02 тиен күләмендә түләү каралган. 2012 елның 1 июленнән 2012 елның 31 августына кадәр ул 14 сум 65 тиен тәшкил итәчәк һәм шул күләмдә ел азагына, ягъни 31 декабрьгә кадәр сакланачак. Җылылык белән тәэмин итү өчен дә бәяләр үзгәрә. Шулай итеп, 1 гыйнвардан 30 июньгә кадәр Гкал җылылык энергиясе өчен бюджет учреждениеләренә 933 сум 44 тиен түләргә туры киләчәк, 1 июльдән 31 августка кадәр - 981 сум 33 тиен, 1 сентябрьдән 31 декабрьгә кадәр 1006 сум 05 тиен. Хезмәт күрсәтү бәяләре тарифлар буенча ТР Дәүләт комитетының 2011 елның 3 ноябрендә кабул ителгән "Җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның кулланучыларга куючы җылылык энергиясенә бәяләр билгеләү турында"гы 5- 22/э номерлы карары нигезендә расланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев