Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Гөлинә Зиннурова – IT- чемпион

Заман белән бергә без дә үзгәрәбез. Заман техникасы- компьютерлар барлыкка килгәч, көнкүреш хезмәтләр өчен түләүләрне дә шуның аша гына түләү мөмкинлеге ачылды. Электрон хезмәтләргә өстенлек бирүчеләр, банклар, почтада чират торып, алтынга тиң вакытларын сарыф итмиләр. Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша гына түлиләр. Бу тиз дә, уңайлы да.

Мәктәп укучылары да бу хакта яхшы белә. Әнә Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең 10 "Б" классында белем алучы Гөлинә Зиннурова торак-коммуналь хуҗалыгы һәм башка хезмәтләр өчен өйләренә килгән квитанцияләрдәге сумманы порталдан түли. Агымдагы елның мартында мәктәп укучылары арасында "IT- чемпион" республика бәйгесе старт алганнан бирле шулай. Районның берничә укучысы шул бәйгедә катнашып, IT - чемпион исеменә лаек булды. Гөлинә Зиннурова да шулар арасында. Әлеге бәйгенең максаты - укучыларны, өлкән буын вәкилләрен электрон хезмәтләрдән файдаланырга өйрәтү, электрон хезмәтләрне халык арасында популярлаштыру.

- "IT- чемпион" республика бәйгесе миндә зур кызыксыну уятты. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинетта теркәлгәч, үзебезнең, дәү әниебезнең, әниемнең хезмәттәшләренең коммуналь, башка хезмәтләр өчен түләүләрен түләп, 109 балл җыюга ирештем. Бу - алар өчен дә, минем өчен дә отышлы булды, - ди "IT- чемпион" республика бәйгесенең "Иң актив укучы" номинациясендә җиңү яулаган Гөлинә.

Бәйге двам итә. Җиңүчеләр арасында Кайбыч укучылары күбрәк булсын иде, дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөлинә – чемпион булды Гөлинә Зиннурова – IT чемпион

2
X