Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Халык сәламәтлеге сагында

23 майда район мәдәният йортында район үзәк сырхауханәсе җитәкчелеге авыллардагы фельдшер- акушерлык пунктлары хезмәткәрләре белән очрашты.

Әлеге очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илдус Гайнуллин катнашты. Очрашуны алып барган район үзәк сырхауханәсе баш врачы Газимагомед Магомедов әйтүенчә, быел районда 16 фельдшер- акушерлык пунктына ремонт ясалачак. Смета документациясе әзер булгач, эшне алып баручы подрядчы оешма билгеләнгәч, ремонт эшләре башланачак. Ул шулай ук медицина хезмәткәрләренең корпоротив элемтәгә күчүен хәбәр итте. Быелның 1 июленнән медицина хезмәткәрләренә хезмәт хакының яңача түләнә башлавын ирештерде.

Врач, участок терапевты Гөлшат Магомедова фельдшер- акушер пунктлары хезмәткәрләренә гипертония авыруларын профилактикалау турында сөйләде.

Район үзәк сырхауханәсе баш врачының халык белән эшләү буенча урынбасары Әлфия Төхвәтуллина залдагыларны җәйге чорда аномаль эссе булган очракта халыкка медицина хезмәте күрсәтү турында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының боерыгы белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы сәламәтлек