Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта сугыш каһарманнарының исемнәрен барлау дәвам итә

"Хәтер...Бары тик кешеләргә генә хас изге хис. Ул безнең аңда мәңге яши. Яшәп кенә калмый, ә яңадан-яңа буын кешеләрен батырлыкларга өнди, хәзерге гамәлләрне элекке каһарманлыкларга тиңләргә чакыра." "Алар илгә Җиңү алып кайтты" китабы әнә шундый сүзләр белән башланып китә.

Әле шушы көннәрдә генә тагын "Хәтер китабы" редакциясеннән хат алдым. Бу хатта Багай авыл җирлегеннән фронтка китеп, туган авылларына исән-сау кайткан дүрт сугышчының - Василий Ефимович Шулаев, Алексей Ефимович Шулаев, Иван Дмитриевич Любавин, Иван Николаевич Герасимовларның исемнәре "Алар Җиңү алып кайтты" исемле китапка кертеләчәге турында язганнар. "Кайбыч таңнары" газетасының узган саннарында чыккан мәкаләләремдә язылганча, бу китап сугыш юлларын кичеп, илгә Җиңү алып кайткан татарстанлыларга багышланган. Яу кырыннан әйләнеп кайткан фронтовикларның һәрберсен аерым атап, шушы китапка туплаганнар. 2011 елда дөнья күргән китапта мин үз әтиемнең исемен тапмадым. Сораша торгач, әти кебек шинельләрен дә салмыйча, авыл хуҗалыгын кабат тергезүгә керешкән шактый гына солдатларны китапка кертергә "оныткан" булып чыкты. Ә бит әти сыман җиңүчеләр буыны язмышы яшь буын өчен Ватанга хезмәт итүнең матур үрнәге.

Хәзерге вакытта бу китапның икенчесе - яңартылганы әзерләнә. Авыл җирлекләре башлыклары, ветераннар Советлары рәисләренә китапка кермәгән авылдашларының исемнәрен барлау мөрәҗәгате белән чыккан идем. Алар барлаган исемлекне мин "Хәтер китабы" редакциясенә җибәрдем. Шулай итеп, китапка тагын 15 солдатның исеме кертеләчәк. Бу эш әле дә дәвам итә. Кайбычка әйләнеп кайткач, чит төбәкләргә китеп яшәүчеләр һәм мәңгегә шунда калучылар да бар. Ул ветераннарның исемнәрен туганнары, күршеләре беләдер дип уйлыйм. Сугыш каһарманнарының якты истәлегенә куелган һәйкәлгә дә аларның исемнәре кертергә кирәк. "Алар илгә Җиңү алып кайтты" китабында сугыштан кайткан авылдашларыгызның исемнәрен тапмасагыз, безгә шул хакта хәбәр итегез. Аларның кайда тууы, эш урыны, кайчан вафат булуы, кайда җирләнүе турындагы мәгълүматлар кирәк безгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта сугыш каһарманнарының исемнәрен барлау дәвам итә