Казан дөнья чемпионатларын кабул итә
4 сентябрьдә ТР Хөкүмәт йортында журналистлар өчен чираттагы видеобрифинг үтте.
Анда ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, "Казан - 2013" Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов, ФИСУ башкарма комитеты әгъзасы Верена Бурк һәм ФИСУның Студентларның дөнья чемпионатлары дирекциясе җитәкчесе Пабло Ферейро катнашты.
Рафис Борһанов әйтүенчә, 2013 елгы Универсиадасы башкаласы соңгы ике атнада халыкара дәрәҗәдәге өч спорт ярышын кабул итә. Казанда студентлар арасында байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча дөнья чемпионаты 31 августта гына тәмамланган иде. 4 сентябрьдә Казанда ату буенча студентлар арасында IV дөнья чемпионаты старт алды. Бу атнада студентлар арасында академик ишү буенча дөнья беренчелеге дә узачак. Әлеге спорт төрләренең барысы да 2013 елгы җәйге Универсиада программасына кертелгән һәм бу тест ярышлары Универсиада алдыннан Казанның әзерлеген тикшерү чарасы.
Казанда узган ел да кайбер спорт төрләре буенча тест ярышлары үткәрелгән иде. Быелгы халыкара сынау ярышларын оештыруга ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, "Казан - 2013" Башкарма дирекциясеннән тыш, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, ТР Эчке эшләр министрлыклары да җәлеп ителгән. "Әлеге ярышлар барлык министрлык, ведомстволардан югары әзерлек һәм дисциплина таләп итә", - дип искәртте министр.
Тест ярышлары барышында оештыручылар эшчәнлеген ФИСУның техник делегатлары, әлеге спорт төрләренең халыкара федерацияләре экспертлары координацияли.
Әлеге видеобрифингта катнашкан ФИСУның Студентларның дөнья чемпионатлары дирекциясе җитәкчесе Пабло Ферейро Казанның тест ярышларын уздыруга әзерлегеннән канәгать калуын әйтте.
Рафис Борһанов ассызыклавынча, 4-9 сентябрь көннәрендә спортчылар 34 комплект медаль өчен көрәшәчәк. Аларның яртысы шәхси, икенче яртысы команда ярышларында уйнатылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев