Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Керәшен яшьләре форумы

20-22 апрель көннәрендә Казанда керәшен яшьләре форумы узды.

Татарстан Республикасы Керәшен иҗтимагый оешмасы һәм керәшен яшьләренең "Бәрәкәт" оешмасы тарафыннан үткәрелгән әлеге форум Татарстаннан гына түгел, ә Башкортстан, Чиләбе өлкәсенең Нәгайбәк һәм Чибәркүл районнарыннан килгән делегатлар катнашында узды. Форумда Кайбычтагы керәшеннәр җәмгыяте рәисе Светлана Матвеева, Хуҗа Хәсән мәктәбе укучылары, "Туым җондозы" фестивале дипломантлары Валентина Краснова, Дмитрий Макаров һәм Казан шәһәренең төрле югары уку йорт­ларында белем алучы дүрт якташыбыз катнашты. Әлеге чара ТР Керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровның сәламләү чыгышы белән башланып китте. Моннан ике ел элек оештырылган "Бәрәкәт" оешмасы җитәкчесе Александр Долгов шушы вакыт эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясады. Делегатлар Тихвин керәшен чиркәвендә, Казан Кремлендә булды,этник мәдәнияткә багышланган чараларда катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: керәшен яшьләре форумы

2
X