Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч мәктәбе укучысы “XXI гасыр Кулибиннары” дигән олимпиадада беренче урынны алды

Танылган уйлап табучы Калашниковлар, Туполев, Королевларның дәвамчылары мәктәпләрдә тәрбия­ләнә. "Экология, мәдәният, мәгариф" өстәмә белем бирү үзәгендә эшләүче педагоглар да шуңа омтыла һәм аерым уңышларга да ирешә. Әле күптән түгел генә Казанда узган "XXI гасыр Кулибиннары" дигән олимпиада да шушы үзәктә шөгыль­ләнүче Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбнең сигезенче класс укучысы...

Әлеге үзәк директоры Рифат Вәлиев җитәкчелегендәге "Автомодельләштерү" түгәрәгенә йөрүче Илхам бу олимпиада да мини-трактор проектын яклаган.

- Без тәкъдим иткән "Т30-69" тракторы авыл кешеләре өчен бик кулай. Бар кешенең дә кыйммәт бәя­гә трактор алырга мөм­кинлеге юк бит. Бу трактор кул астында булган, иске техникадан сүтеп алынган запчастьләрдән җыелган, шуңа да аны 77450 сумга бәяләдек. Ә эшне башка тракторлар кебек башкара, - диде Илһам.

Әңгәмәбезгә егетнең остазы да кушылды:

- Бу мини-тракторны Олы Урсак мәктәбе директоры булып эшләгәндә үк андагы укучылар белән җыйган идек. Хәзер аны бу үзәктә тагын да ныграк камил­ләш­тердек.

Яшь техниклар күзаллаган мини-трактор туфрак, рәт араларын эшкәртү, бәрәңге алу өчен кулланылырга тиеш була. Аның төп өстенлеге - беренчедән, үзкыйммәте түбән, бәрәңге алу җайланмасы, заводта җитештерелгәненә караганда, энергияне азрак тота. Мөстәкыйль рәвештә әй­ләнүче йолдызчык бәрәң­гене үзеннән-үзе чистарта. Кечкенәдән үк техника белән кызыксынып үскән авыл малайлары, мини-трактор җыю өчен кирәкле детальләрнең барысын да диярлек элеккеге колхоз мастерскоенда ау­нап яткан "списанный" авыл хуҗалыгы машиналарыннан табалар. Тракторларының рамы, арткы күпере "ГАЗ-52", тапшырулар тартмасы - "М-412" машинасыныкы, алгы, арт­кы тәгәрмәчләре - "МТЗ-80", "Т-40" тракторларыныкы. Кыскасы, ассорти.

- Укучылар белән барлык төр трактоларның тормоз системасын өйрәнгәннән соң, безнең өчен иң кулае гидравлик колодкалы тормоз дип таптык. Бу сис­тема тракторның һәр тәгәрмәчен аерым туктату мөмкинлеген бирә. Кискен борылышлар ясаганда, хәрәкәт тизлеген ки­мет­кәндә, текә урыннарда тракторны туктатып тору өчен бу бик мөһим, - дип сүзен дәвам итте Рифат Вәлиев.

Казанда олимпиадада шу­шы трактор турында сөйләгәндә, Илһам әлеге тракторга өстәмә тагу җайланмасы - сабан турында да бай мәгълүмат бирә. Ат белән бәрәңге утыртканда кулланылучы сабанны, мини-тракторның егәрлеген исәпкә алып, ПН 2-25 сабаны үрнәгендә үзгәр­теп коралар. Илһам чыгыш ясаганда презентацияләрен күрсәтергә классташы Раил Миңгалиев ярдәм итә. Тырышлыклары буш­ка китмәгән: Илһам җиңә һәм диплом, акчалата сертификат белән бүләк­ләнә.

"Экология, мәдәният, мәгариф" үзәгендә техник түгәрәкләрдә шөгыльләнүче малайларның башка эшләре белән дә танышып кайттым мин үзәктә.

- Бүгенге көндә безнең үзәктә һәм үзәк аша мәк­тәпләрдә оештырылган техник юнәлештәге түгә­рәк­ләрдә алтмышка якын бала шөгыльләнә, - диде Рифат Вәлиев. - Максатыбыз аларда эшче, инженер һөнәрләренә мә­хәб­бәт уяту. Бездә моның өчен мөмкинлекләр җи­тәр­лек, токарь станоклары, башка эш җиһазлары яңа. Укучы малайларга техниканың моделен ясау, сызымын сызу, калай, агач эшкәртү, машиналар механизмнарын сүтеп-җыю кебек беренче күнекмәләрне бирәбез.

Автотранспорт техникумын кызыл дипломга тә­мамлаган, авиация институтының "Автомобильләр һәм тракторлар" факультетында инженер һөнә­рен үзләштергән остазлары ярдәмендә сугыш чорындагы техникаларның да модельләрен ясаганнар.

- Бу "ГАЗ-ММ" машинасын без Раил Миңгалиев, Илназ Әбделхәеров, Ил­һам Гыйниятуллин белән бергәләп эшләдек, - дип таныштыра мине түгә­рәккә яратып йөрүче укучыларның берсе Руслан Фәизов. - Ул пульт белән идарә ителә. Аны ясаганда токарь станогын да эшкә җиттек. Ул машина сугыш вакытында кулланылган.

Техник түгәрәктә шөгыльләнүче малайлар килә­чәктә нинди генә һөнәр сайласалар да, шунысы бәхәссез: алар кадак кагырга, балта сабы ясарга кирәк булса, күршегә кермәячәкләр, чөнки куллары эш белә.

Яшь уйлап табу­чы­лар арасында үткәрелгән "XXI гасыр Кулибиннары" республика олимпиадасында укучысы җиңеп чыккан өчен Кайбычтагы "Экология, мәдәният,

мә­гариф" өстәмә белем бирү үзәге директоры Рифат Вәлиев Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының, Татарстан уй­лап табучылар һәм рационализаторлары җәмгыятенең республика Советының Мактау кәгазе бе­лән бүләк­ләнде.

23-25 майда Казанда балаларның техник иҗатына ярдәм итү һәм аны үстерү буенча муниципаль берәмлекләр катнашында республика фестивале узды. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган бу фестивальдә автомобильләр, самолетлар, ракеталар, суднолар модельләш­терү, технология дәресләрендә агачтан эшләнгән әйберләр, тегелгән киемнәрдән күргәзмә оештырылды. Республика Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында узган бу фестивальдә башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, Кайбыч укучылары һәм аларның педагоглары да катнашты.

- Күргәзмәдә без дә бай экспонант тәкъдим иттек. Олимпиадада җиңү китергән мини-тракторны да алып бардык. Министр республика укучыларының шулкадәр талантлы булуларына соклануын

яшермәде, - диде Рифат Вәлиев.

Балаларга техник юнәлештә белем бирүче үзәкнең бездә дә барлыка килүенә шатланырга гына кирәк. Яшьләр эшкә өйрәнеп үсә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч мәктәбе укучысы “XXI гасыр Кулибиннары” дигән олимпиадада беренче урынны алды

2
X