Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Дуслык” аллеясенә нигез салынды

Бөек Җиңү көне бәйрәмен биредә табигать һәйкәлләре- агачлар утыртып каршы алдылар. Бүгенге көндә интернат-йортта 27 әби-бабай гомер йомгагын сүтә. Аларның барысыда диярлек сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре.

Бу көнне бакчага 27 төп юкә агачы утыртылды. Сәламәтлеге мөмкинлек биргән өлкәннәр үзләре дә чыккан иде агач утыртырга. Һәр үсенте янына аларның исем-фамилияләре язылган табличкалар куелды. Хәзер ел саен биредә шулай агачлар утыртачаклар. Картлар йортына килгән һәм агач утыртучылар янында булган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу матур башлангычны хуплады. Соңыннан өлкәннәр бәйрәм табыны артына җыелды. Муниципалитет җитәкчесе аларга сәламәтлек, җан тынычлыгы теләде. Иске Чәчкаб мәктәбе укучылары концерт куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев