Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Социаль хезмәткәрләр бәйгесендә

Татарстанда "Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре" дигән Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы уза.

Әлеге бәйге кысаларында республиканың төрле тө­бәкләрендә социаль хезмәткәрләр арасында бәйгеләр үткәрелә. 27 мартта Буада Апас, Югары Ослан, Чүп­рәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Буа, Тәтеш районнарының вәкилләре катнашында узган бәйгедә алар үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтте. Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Азат Габделә­хәтов рәислегендәге жюри сигез номинациядә иң яхшы социаль педагоглар, директорлар, бүлек мөдирләре, шәфкать туташлары, санитарка, инвалидларны тернәкләндерү белгечләре һәм башкаларны ачыклады. Призлы урынны яулый алмаса да, бәйгедә Кайбычтагы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре Гөлнур Гомәрова уңышлы гына чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре