Урамнарны тәртипкә китерәбез
Яңгырлар йорт хуҗаларына өстәмә эш ясады - йорт-тирәсендәге үләннәрне яңадан чабар вакыт җитте.
Олы Кайбыч авыл җирлегендә хәзер бу мәсьәлә кискен куела. Таләпне үтәмәгән өчен полициянең участок уполномоченные җаваплылыкка тартачак, җәзадан беркем дә качып кала алмый. Штраф күләме дә уйланырга мәҗбүр итәрлек. Ике кешелек махсус бригада хуҗасыз йортлар тирәләрендә алабута һәм кычытканнарны чаба, үз хуҗалыкларын чистарту - йорт хуҗаларының бурычы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев