Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

28 июнь Рамазан ае башлана

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Рамазан ае хакында Шәгъбән аеның ахыргы көннәрендә, менә шушы сүзләрне әйтте: «Безгә, мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, Рамазан ае үзенең күләгәсен салды».

Шушы мөбәрәк ай килеп җитәргә санаулы көннәр калды. 28 июнь - Рамазан аеның беренче көне. 27 нче июньдә мәчетләрдә 23:02 сәгатьтә ястү намазыннан соң тәравих намазлары укыла башлый. Аллаһ Сөбхәнәһү вә Тәгалә Коръән-Кәримдә әйтә: «Әй, мөэмин бәндәләр, әүвәл замандагы мөэминнәргә фарыз кылынган кебек, тәкъвалыгыгыз артсын өчен, Рамазан аенда ураза тоту сезгә дә фарыз кылынды».

Рамазанга якынлашып килүче көннәрнең берсендә Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: «Бик бәрәкәтле булган ай, Рамазан ае якынлашты. Бу айда Аллаһы Тәгаләнең игътибары сезгә юнәлгән. Ул сезгә Үзенең рәхмәтен иңдерә, гөнаһларны гафу итә, догаларны кабул итә. Аллаһы Тәгалә сезнең яхшы эшләргә омтылуларыгызны карый һәм фәрештәләр алдында горурлана. Шулай булгач, Аллаһы Тәгаләгә яхшы гамәлләрегезне күрсәтегез. Чынлыкта, кем бу айга ирешеп тә Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтеннән мәхрүм калса, ул кеше бәхетсездер".

Аллаһы тәгалә Үзенең мәрхәмәте белән елның бер аен ахирәттә мәңгелек бәхеткә ирешү өчен билгеле бер вакыт итеп кылды. Үзләренә бирелгән мөмкинлекне дөрес аңлаган мөселманнар бу айда изге гамәлләр кылып гөнаһларыннан тәүбә итә һәм шулай итеп Рамазан гаетенең иртәсенә кадәр олуг әҗер-савапларга һәм гөнаһларының кичерелүенә ирешә. Шуны аңлаган һәр кеше Рамазан аенда сәбәпсез бер генә көн дә уразасын калдырмас.

Рамазан аенда ураза тоткан бәндәләргә күп-күп сөенечле вәгъдәләр бар. Ә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән күркәм вәгъдәләрнең иң зурысы:

"Рамазан аенда ураза тотучының тоткан уразасы кабул булса, анадан яңа туган бала шикелле гөнаһсыз булып калыр", - диелгән Рәсүлебез галәйһиссәләмнең хәдис шәрифендә.

Мөбарәк Рамазан ае - сабырлык ае, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек ае, гафу итү ае.

УРАЗАГА НИЯТ КЫЛУ ҺӘМ АВЫЗ АЧУ ДОГАЛАРЫ

Ураза тотучы кеше билгеле вакытта ризыктан, судан, яман сүздән, якынлык кылудан тыелып торырга тиеш. Таң беленгәнче сәхәр ашап бетерелә. Аннан соң авыз чайкала да, ният кылына. "НӘВӘЙТҮ ӘН ӘСУУМӘ САУМӘ ШӘҺРИ РАМӘДААНӘ МИНӘЛ-ФӘҖРИ ИЛӘЛ-МӘГРИБИ ХААЛИСАН ЛИЛ-ЛӘӘҺИ ТӘГААЛӘӘ" "Илаһи ният кылдым, бер Аллаһ Тәгаләнең ризалыгы өчен, таң беленгәннән алып кояш баеганчыга кадәр Рамазан уразасын тотмакка"

Көн буена ураза тотканнан соң, кояш баткач, авыз ачарга тиеш булабыз. Су, тоз яки берәр татлы җимеш белән авыз ачу саваплы санала.

УРАЗАДА ДӨРЕС САНАЛГАН ЭШЛӘР:

сатып алыначак ризыкны татып карау, күзгә сөрмә тарту, балага ризык чәйнәп бирү, мыек һәм иреннәрне майлау, теш чистарту, кан алдыру, сөлек салдыру, комган белән госел коену, мунчага кереп юынып чыгу, сабын белән юыну.

УРАЗА ВАКЫТЫНДА ТЫЕЛГАН ЭШЛӘР:

файдасыз, әдәпсез сүзләр сөйләү, мунчага кереп озак утыру, суга чумып коену, сагыз чәйнәү, үбешү, авыз ачмыйча ике көн рәттән ураза тоту, нинди дә булса берәр гөнаһ эш кылу, авыруы көчәйгәнен белә торып ураза тоту.

УРАЗАНЫ БОЗА ТОРГАН ЭШЛӘР:

борчак кадәр генә булса да ризык йоту, бер тамчы булса да су эчү, дару эчү, укол кадату, якынлык кылу, күзгә дару салу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 28 июнь Рамазан ае башлана