Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

8 июньдә Олы Тәрбит авылында Троица бәйрәмен билгеләп узачаклар

Олы Тәрбит авылында зур тантанага әзерләнәләр: 8 июньдә бөтен авыл халкы, читтән кайткан якташлары катнашында Троица бәйрәмен билгеләп үтәләр. Чүти авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе, шушы авылда яшәүче Василий Уткин хәбәр иткәнчә, 7 июнь көнне монда Троица алдыннан картларны сагыну көне билгеләп үтелә. Бу көнне зиратка барып, вафат булган ата-бабаларын,...

Олы Тәрбит авылында зур тантанага әзерләнәләр: 8 июньдә бөтен авыл халкы, читтән кайткан якташлары катнашында Троица бәйрәмен билгеләп үтәләр.

Чүти авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе, шушы авылда яшәүче Василий Уткин хәбәр иткәнчә, 7 июнь көнне монда Троица алдыннан картларны сагыну көне билгеләп үтелә. Бу көнне зиратка барып, вафат булган ата-бабаларын, әти-әниләрен, туганнарын искә алалар. Икенче көнне мәдәният йорты янындагы мәйданда Олы Тәрбитнең оешуына 401 ел, дини бәй­рәм уңаеннан мәдәни чара, ярминкә үткәрелә. Анда авыл үзешчәннәре чыгыш ясый, төрле уеннар оештырыла, карусель дә булачак. Мәгълүм булганча, бу авылда элек ярминкәләр гөрләгән. Олы Тәрбиттә ярминкәләр үткәрү турында Казан губернаторының фәрманы да дөнья күргән булган. Бу вакыйгага быел 101 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 июньдә Олы Тәрбит авылында Троица бәйрәмен билгеләп узачаклар