Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Альберт Рәхмәтуллин: 1 сентябрь котлы булсын!

1 сентябрь — Белем көне. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

– Хөрмәтле укытучылар, ветеран-педагоглар, ата-аналар, укучылар! Сезнең барыгызны да район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән Белем көне белән котлыйм. 1 сентябрь бәйрәменең илебездә зурлап үткәрелүе мәгарифкә һәм яшь буынны тәрбияләү эшенә ни дәрәҗәдә зур әһәмият бирелүен тагын бер кат ачык дәлилли. Һәр елны сабыйлар бик дулкынланып мәктәп бусагасын тәүге кат атлап керергә әзерләнә. Беренче кыңгырау чыңлау белән алар белем иленә сәяхәткә чыгып китә, олы тормышка илтәчәк шактый мәшәкатьле, әмма мавыктыргыч юлга аяк баса. Быелгы уку елы да чыгарылышлардан күп тырышлык һәм игътибар таләп итәчәк. Ел дәвамында тырышып укып, имтиханнарны уңышлы тапшырырсыз һәм гомерлек булачак һөнәрегезне дә ныклап уйлап сайларсыз, дип ышанам. Район мәктәпләрендә уңышлы белем алу өчен генә түгел, ә бәлки үзең өчен кирәкле һөнәри юнәлешне сайлау, спорт белән шөгыльләнү өчен дә шартлар тудырылган. Барлык укучылар да тирән белемгә омтылсын. Ә сезгә, хөрмәтле укытучылар, сәламәтлек, һөнәри бәйгеләрдә һәм грантларда активрак катнашуыгызны телим. Яңа уку елында уңышлар күп булсын! Һәммәгезгә дә чын күңелдән тынычлык, игелек, иминлек юлдаш булсын!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев