Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Амалиягә бергәләп ярдәм итәбез!

Редакциядә эш сәгате әле башланып кына килә иде. Иртәдән Илхам Хөснетдинов ишегебезне шакыды. Аны безгә бик җаваплы эш белән оныклары Эмиль белән Тимур җибәргән.

Эмиль Яр Чаллы шә­һә­рендә, ә Тимур Казанда яши. Олы Кайбычка дәү әтиләре янына кунакка кайткач, копилкага үз­лә­ре җыйган акчаны Амалияне дәвалау өчен калдырып киткәннәр. Малайлар копилканы редакция­дә генә ачарга рөхсәт ит­кәннәр. Без моны Илхам Вилдан улының үзе катнашында эшләдек һәм 1016 сум акча санап алдык. Балаларның да нә­ни сабыйның авыруына битараф калмаулары, авыр хәлдә калган кешегә ярдәм кулы сузарга кирәклеген аңлап үсү­ләре сокландырды. Эмиль­гә 25 но­ябрь­дә 12 яшь, Тимурга 28 ноябрь­дә 5 яшь кенә тулган әле. Илхам ага үзе Амалия өчен мең сум бирде.

Бу көннәрдә редакциягә бер тапкыр да кереп карамаган кешеләр дә килә безгә. "Амалиягә бергәләп ярдәм итик" дигән акциябез берәүне дә битарф калдырмады. Олы Кайбычтан Тәслимә Нурмө­хәммәтова дә оныгы бе­лән килеп, 500 сум бирде. Күзенә операция ясаткан Габбас Сибгатуллин да, күз яшьләрен көчкә тыеп, кызчыкка сәламәтлек те­ләп, 500 сум акча китергән.

Яшел Үзәндә яшәүче оныклары Рамил белән Ранис та аңа кушылган.

Редакциягә Амалиягә дип акча китерүче изге күңелле кешеләр, махсус счетка акча күчерүчеләр бе­лән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Алар тү­бән­дәгеләр: Борындыктан 80 яшьлек Наҗия һәм Габдулла Шакировлар - 10 мең сум, Кайбыч газ участогы коллективы - 10 мең сум, китапханәчеләр- 5700 сум, район суды - 5 мең сум, 135 нче һөнәр училищесы - 4 мең сум, салым инспекциясе коллективы, Олы Кайбычтан Рифат Гарифуллин, Зөфәр Гобәев, Колаңгыдан Гомәр Җамалетдинов, Кошманнан Хәсән Сабиров, Бәлидән Александр Бердников, "Кайбыч балык хуҗалыгы"ннан Владимир Евдокимов - меңәр сум, Кошманнан Марсель Садриев, Кече Кайбычтан Илдар Гарәфетдинов, Колаңгыдан Гөлнур Мостафина, Бә­ли­дән Лидия Чиркова, Олы Кайбычтан Нурания Сабитова, Кошманнан Фәнис Фәйзуллин - 500 әр сум, Олы Кайбычтан Тәүзих Сәмигуллин, Гөл­сәрия Галиәскәрова - 300 әр сум, Федоровскоедан Елена Кабатьева, Арысланнан Александр Грошев, Иске Чәчкабтан Эль­мира Сафина, Илхамия Нигъмәтҗанова, Чү­тидән ветеран-укытучы Илхамия Нигъмәтҗанова - 200 әр сум тапшырды. Рәхмәт сиңа, халкым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X