Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Аверрос кызы Алла Мәскәүдән Кайбычка ник кайткан?

Олы Кайбычтагы Галия Кайбицкая исемендәге музей хезмәткәрләре бу атнаның дүшәмбесендә опера сәхнәсе йолдызының туганнары өчен экскурсия үткәрде.

Татар операсы тарихында тирән эз калдырып киткән җырчының бертуган апасы Әминәнең оныкчыгы Алла Шаһимәрдәнованың бабалары туган җиренә әле беренче генә тапкыр аяк басуы. Ул Олы Кайбычка Мәскәүдән тормыш иптәше Владимир Глазунов белән бергә кайтты. Казанның тарихи урыннарында экскурсиядә булганнан соң, такси яллап, ерак бабалары Мотыйгулла хәзрәт туып-үскән якларга да кайтып китәргә уйлаганнар. Алла ханымда музей җылы тәэсирләр калдырды, Галия Кайбицкаяның данлы исемен шулай кадерләүләренә рәхмәтен белдерде. Мәскәүгә кайткач, үзләрендә сакланучы тарихи фоторәсемнәрне, әнисе Әминәнең гарәпчә язган шигырьләрен, гомумән, Төхвәтуллиннар нәселенә кагылышлы кадерле ядкарьләрне җибәрәчәген әйтте. Ул Галия Кайбицкаяның 1923 елда Җаек шәһәреннән абыйсы Әдһәм, апасы Әминә белән Казанга театр техникумына укырга килүләре, Әминәнең, аны тәмамламыйча, врач Вәкил Шаһимәрдәновка кияүгә чыгуы, Мәскәүгә күчеп китүләре турында да сөйләде. 1925 елларда уллары Аверрос дөньяга килә, Әминә ханым яшьли тол кала, ә 1995 елда вафат була. Алла- Аверросның кызы. Олы Кайбычта Галия Кайбицкая музее эшләве турында ул җырчының Мәскәүдә яшәүче оныгы- рәссам Ильяс Айдаровтан ишетеп белгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аверрос кызы Алла Мәскәүдән Кайбычка ник кайткан?