Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Август – Кайбыч” җәмгыяте эшчәнлеген җәелдерә

“Август – Агро” холдинг компаниясенең “Август – Кайбыч” җәмгыяте районыбыз территориясендә үз эшчәнлеген җәелдерә бара.

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән “Август – Кайбыч” җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты.
Аларны Хуҗа Хәсән фермасы янындагы силос базы янында җәмгыять директоры Александр Иванов каршы алды. Альберт Илгизәрович хәзерге вакытта ниләр белән шөгыльләнүләре, “Ак Барс” холдинг компаниясеннән калган аз продукция бирүче малларны, искергән техниканы кайда урнаштырулары, халыкка хезмәт хакы түләү мәсьәләләре белән кызыксынды.
- Бүгенге көндә Багайда, Хуҗа Хәсәндә һәм Олы Тәрбит авылларында силос салу, көзге чәчүгә туфрак әзерләү белән шөгыльләнәбез. Һәр җирдә эшне ике сменада, тәүлек әйләнәсе алып барабыз. Аз продукция бирүче малларны сатабыз, иске техниканы әлегә Хуҗа Хәсәндәге машина-трактор паркына туплап куйдык, - диде Александр Александрович. - Көзге культураларны чәчү мәсьәләсенә килгәндә, без коры туфракка чәчү ягында түгел. Яңгырлар явып үткәч кенә чәчүгә керешергә исәп. Халыкка хезмәт хакы түләү мәсьәләсенә килгәндә, һәр айның 15ендә аванс түлибез, ай азагында хезмәт хакы эшчеләрнең исәп-хисап счетына күчерелә.
Хуҗа Хәсәндә дә, Олы Тәрбиттә дә силос салуда Кама Тамагы районыннан килгән куәтле техника эшли. Александр Иванов әйтүенчә, безнең районга көчле техника алдагы елның мартында кайта башлый.
Әйтүемчә, Олы Тәрбит авылында да силос салу эше бара. Зоотехник Валерий Томлеев сүзләренә караганда, кырдан кукуруз ташучы трактор заманча чит ил арбасында бер баруда 15 тонна йөк алып кайта. Массаны тыгызлап торучы чит ил тракторлары да яхшы эшли.
Олы Тәрбит авылы басуында куәтле техника җир эшкәртә иде. Аның белән элек “Дубрава” агрофирмасында эшләгән Алмаз Җамалиев идарә итә.
- Мин “Август – Кайбыч” җәмгыятенә күптән түгел генә күчтем. Эшли башлаган көннәрдә үк исәп-хисап счетына ике мең сум акча күчерделәр. Биредә лущильник белән җир эшкәртәм, техника яңа, куәтле. Эш күләме дә күзгә күренә, - диде Алмаз.
- “Август – Кайбыч” җәмгыяте хәерле сәгатьтә районыбыз территориясендә үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Аларга бары эшләрендә уңышлар юлдаш булсын дип теләргә кала. Безнең өчен иң мөһиме – район халкын эш һәм лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итү. Әлеге җәмгыятьтә эшләргә теләмәгән кешеләр М-12 тизйөрешле автомобиль юлы төзелешенә бара ала, - диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев