Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Авыл хуҗалыгы ресурсларын исәпкә алу үткәрелә

Россия Федерациясе территориясендә агымдагы елның 1-30 августында 2021 елгы авыл хуҗалыгы ресурсларын исәпкә алу үткәрелә.

Бу кампания, Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алганнан соң, биш елдан да соңга калмыйча үткәрелә. Соңгы тапкыр ул 2016 елда узган. Исәпкә алуда авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, коммерцияле булмаган ширкәтләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар катнаша. Исәпкә алучылар җир ресурслары, алардан файдалану, чәчү мәйданнары, авыл хуҗалыгы терлекләре, җитештерү инфраструктурасы һәм хуҗалык эшчәнлеген алып бару шартлары турында сораячак. Исәпкә алуда катнашу ысуллары: авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр исәпкә алу кәгазьләрен респондентларның үзләре тутыру яисә Росстатның web – җыю системасы аша электрон рәвештә тутыру юлы белән; шәхси ярдәмче, башка шәхси хуҗалыклар һәм коммерцияле булмаган ширкәтләр – исәпкә алучылар арасында планшет компьютерлары яки исәпкә алу кәгазьләрен кулланып сораштыру юлы белән.
Бездә дә бу эшкә актив әзерлек бара. Ведомствоара комиссия төзелде. 7 июньнән авыл хуҗалыгы ресурсларын исәпкә алу мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкил эшенә кереште. Ике инструкторлык участогы һәм 13 хисап участогы булдырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев