Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Булачак тегүчеләр биредә әзерләнә

Бүген Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә технология укытучылары киңәшмәсе узды.

"Педагогик практикага инновацион технологияләр кертү" дигән киңәшмәдә катнашучылар өчен ачык дәресләр күрсәтелде. Әлеге мәктәптә 18 ел дәвамында укучыларны хезмәткә өйрәтүче технология укытучысы Миләүшә Баһавиева йорт хуҗалыгын алып бару һәм укучыларның тегү осталыгын арттыру буенча мастер-класс күрсәтте. Технология укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Светлана Бартязова әйтеп узганча, бу мәктәптә технология кабинеты 10 электр тегү машинасы, манекен, тукыма читләрен кисү һәм декоратив тегү җайланмасы (оверлок) белән җиһазландырылган. "Кабинетны җиһазлаудагы ярдәме өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтлебез. "Киләчәктә барлык мәктәпләрдә дә шундый кабинетлар булыр дип ышанабыз," - диде Светлана Альбертовна. Анда мультимедиа проектор, үтүк, үтүкләү өчен махсус такта да бар. Киңәшмә түгәрәк өстәл артында фикер алышу белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: технология укытучылары киңәшмәсе