Бурычың булса, алар түләттерә
30 октябрьдә ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен чираттагы видеобрифинг үткәрелде.
Анда Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Радик Ильясов, аның урынбасары Гөлнара Абдрахманова катнашты. Россиядә суд приставлары хезмәте барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Әлеге хезмәт моннан 147 ел элек башланган. 1997 елда суд приставлары хезмәте яңадан торгызылган.
Радик Мөдәрисович журналистларны Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең быелның 9 аендагы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, быелның 9 аенда идарә башкаруында 1 миллион 161 мең башкарма документ булган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 200 меңгә артык. Әлеге документлар нигезендә мәҗбүриләп 71 миллиард сумнан артык күләмдә акча түләттерү турында сүз бара.
Аерым алганда, 321 миллион сумнан артык гомуми суммада хезмәт хакын түләмәүчеләргә карата, суд карары белән, 18 мең эш суд приставлары карамагына тапшырылган булып, шуларның 83 проценты башкарылган, ягъни 15 меңе буенча 234 миллион сум түләттерелгән. Алимент түләүдән качып йөрүчеләрнең 36,8 меңенә карата судлар карар чыгарып, аларның 13 меңенә карата суд карары тормышка ашырылган.
"Балаларына яки эшкә яраксыз ата-анасына суд карары белән түләргә тиешле алиментларыннан явызларча качып йөрүче бурычлылар мөнәсәбәтендә РФ Җинаять кодексының 157 нче маддәсе буенча 900 җинаять эше кузгатылган иде. Идарәнең дознание органнары тарафыннан шулар буенча барлыгы 983 җинаять эше кабул ителде", - дип белдерде Радик Ильясов.
Болардан тыш, банклардан кредит алып, килешүдә каралган вакытта кире кайтарылмаган 19 миллиард сумнан артык акча кредит органнарына кайтарылган. Бурычлары булган кешеләр суд приставлары тарафыннан чит илгә чыгарылмый. РФ куркынычсызлык хезмәтенең чик буе хезмәтенә шундый бурычлылар буенча 6,1 меңнән артык карар җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев