Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бәяләр билгеләнде

2012 елга коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр билгеләнде.

Кайбыч муниципаль районының җирле үсеш бүлегеннән хәбәр итүләренчә, тарифлар буенча ТР Дәүләт комитетының 2011 елның 3 ноябрендә кабул ителгән 10-19 нчы карары белән 2012 елның 1 гыйнварыннан 2012 елның 30 июненә кадәр салкын суның куб метры өчен 14 сум 02 тиен күлә­мен­дә түләү каралган. 2012 елның 1 июленнән 2012 ел­ның 31 августына кадәр ул 14 сум 65 тиен тәшкил итәчәк һәм шул күләмдә ел азагына, я­гъни 31 декабрьгә кадәр сакланачак. Җылылык белән тәэмин итү өчен дә бәяләр үзгәрә. Шулай итеп, 1 гыйнвардан 30 июньгә кадәр Гкал җылылык энергиясе өчен бюджет учреждениеләренә 933 сум 44 тиен түләргә туры киләчәк, 1 июльдән 31 августка кадәр - 981 сум 33 тиен, 1 сентябрьдән 31 декабрьгә кадәр 1006 сум 05 тиен. Хезмәт күрсәтү бәяләре тарифлар буенча ТР Дәүләт комитетының 2011 елның 3 ноябрендә кабул ителгән "Җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның кулланучыларга куючы җылылык энергиясенә бәяләр билгеләү турында"гы 5- 22/э номерлы карары нигезендә расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коммуналь хезмәтләр