Бәйрәм концерты
Яңа елның дүртенче көнендә Урсак урман хуҗалыгы клубында Кошман үзешчәннәре катнашында Яңа елга багышланган концерт узды.
Җырлы-биюле Яңа ел тамашасын 30 декабрьдә Кошман халкы бик яратып кабул иткән иде. Урман хуҗалыгында яшәүчеләр өчен ул бәйрәм күчтәнәченә әверелде. Шушындый күңел ачу чаралары биредә сирәк күренеш булганлыктан, кунакка ешрак килүләрен үтенделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев