Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чүти авылының яшь фельдшеры авылдашларын дәвалый

Авылыбызда озак еллар буена фельдшер булып эшләгән, үзен тирән белемле медицина хезмәткәре итеп таныткан Фәридә Гыйззәтова лаеклы ялга китәргә җыенгач, күпләр куркуга калды. Фәридәбезне кемнәр генә алыштырыр икән?!

Ярый ла аның урынына яхшы белгеч килсә. Алдан ук хафалануыбыз юкка булып чыкты. Шул елны Чүтинең ике егете медицина көллиятен тәмамлады.
Бүгенге көндә халык сәламәт леге сагында торучы яшь егетебез Марат Ситдиков турында авылдашларыбыздан гел җылы сүзләр генә ишетергә мөмкин. Чувашиядәге медицина көллиятен 2019 елда тәмамлап, туры авылыбызга эшкә кайтты ул. Шәфкать туташы булып нигездә хатын-кызлар эшләсә дә, ул, ике дә уйламыйча, медицина юлыннан киткән. Марат хәзер көне-төне авыл халкына медицина ярдәме күрсәтә. Авыруларны булдырмау, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, дөрес туклану буенча киңәшләрен дә бирә. Авылда фельдшер булып эшләү бер дә җиңел түгел. Бу хезмәт чыдамлык, түземлек, кеше кайгысына, авыртуына битараф булмауны таләп итә. Авыруны җылы сүзең белән дә дәваларга кирәк.
Авылыбыз зур. Бездә өлкән яшьтәгеләр дә күп, хроник чирлеләр дә шактый. Мәктәп яшендәге балаларга, укучыларга да игътибар зур. Авыл медикларын юкка гына врачларга тиңләмиләр. Безнең Марат та универсал медицина хезмәткәре. Аңа ангина, аппендицит, төрле яралар, башка авырулар белән очрашырга, ачыкларга туры килә. Югары кан басымы, йөрәк чирле кешеләр дә бихисап. Җитмәсә, дөньяда яңа афәт – коронавирус дигән йогышлы авыру килеп чыкты. Аның яшен тизлеге белән таралуы кешеләрне шок хәленә китерде. Бу сынау, беренче чиратта, авыл фельдшеры җилкәсенә дә төште. Вирус котырган чагында авыру янына бару үзе бер батырлык бит ул.
Маратның ялы да юк аның. Чир, сорап тормыйча, ял көннәрендә дә, төннәрен дә килә. Яшь кешенең төнлә йоклыйсы да киләдер, әмма, түзә егет, сынатмый, авырсынмый. Әле ярый үзенең беркайчан да хыянәт итми торган ярдәмчеләре бар – мотоциклы белән автомобиле. Һава торышы нинди булуга карамастан, пычрак яки кар күмеп киткән чормы, чатнама суык яисә чүлдәге кебек эссеме – Марат авырулары янына ашыга.
Аның эше чирлеләр янына бару белән генә чикләнми. Медпунктка уколга йөрүчеләр дә күп, халыкны дарулар белән дә тәэмин итәргә кирәк. Тагын без белмәгән бик күп төрле эшләре, отчетлары бардыр. Район сырхауханәсенә барыр алдыннан авыл халкы башта фельдшерга мөрәҗәгать итә. Үз эшен яратып, намуслы башкарганы өчен аны барыбыз да да хөрмәт итә.
Маратның киләчәккә планнары зур – медицина институтына укырга кереп, врач дипломы алырга. Без аның югары үрләр яулавын, планнарының тормышка ашуын телибез. Эшендә, тормышында уңышлар юлдаш булсын.

Рауза Ситдикова,
Чүти авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев