Чувашия безнең белән кызыксына
Бу атнаның чәршәмбесендә Мәлкигә Чувашиянең Мәдәният, милләтләр эшләре һәм архив эшчәнлеге буенча министрлыгы һәм халык иҗаты йорты вәкилләре килде.
Министр урынбасары Татьяна Казакова җитәкчелегендәге делегациянең безнең районга эш визитының максаты - Мәлкидәге күп функцияле үзәк белән танышу. Татарстанда уңышлы тормышка ашырылучы "Авыл клублары" программасы аларда зур кызыксыну уяткан. Кунакларны районның мәдәни тормышы белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова белән мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев