Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Декреттагы журналист кабакның файдасы турында яза

Җиһанда көзге муллык чоры хакимлек итә. Кыяр-помидорлар, банкаларга ябылып, идән асты, подвалларга төшерелде, сарымсак, суганнарны да әллә кайчан җыеп урнаштырдык.

Күпләр инде бәрәңгеләрен дә алып бетерде. Кызгылт, сары, яшел төстәге шарлар сыман буразналарда тәгәрәп яткан кабакларга да чират җитте.
Халык телендә бакча патшасы дип йөртелүче кабак быел да мул уңыш белән сөендерде. Элегрәк аны үзебезгә дип бераз гына үстерә идек.
 
Терлек-туар өчен дә бер дигән азык булуын ишеттек тә, соңгы елларда күбрәк утырта башладык. Дөрестән дә, кабак ашатып үстергән малның ите тәмлерәк була икән, симертү өчен дә әйбәт булып чыкты.
Ризык әзерләгәндә дә күп кулланабыз. Әниемнән өйрәнгәнчә, чүпрәле камырдан вак итеп тә, төче камырдан зур ясап та бәлеш пешерәбез. Кабакны чистартып, турап, сарымсак кушылган майонез сылап, табага тезеп духовкага тыккач та бик тәмле була. Мантыйга һәм боткаларга да кушабыз. Согы да бик тәмле килеп чыга. Кабактан нинди ризык әзерләсәң дә, өйдәгеләр яратып ашый.
Даими рәвештә кулланып та, кеше организмына файдасы турында кызыксынганым юк иде. Интернетта кабак матдәләр алмашын яхшырта, ул витаминнарга һәм каротинга бай диелгән.
Кабакны утыртырга һәм алырга балаларыбыз булыша. Аны үстерү бик җиңел, мәшә кате юк. Утыртасың да, җәй буена ике тапкыр чүбен утыйсың. Иң мөһиме, тишелеп чыккан чагында туфракта дым җитәрлек булсын. Шулай булгач, кабакны курыкмыйча утыртыйк һәм, мул уңыш алып, файдасын күрик!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев