Донор көне
12 декабрьдә район мәдәният йортында Донор көне уза.
Донорлар кан биреп, лейкоз, гемофилия белән авыручылар, гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләр, бала тапканда кан күп югалткан аналар, кан салуга мохтаҗ яңа туган сабыйларның гомерен саклап калырга ярдәм итә. Кан бирергә килгәндә паспортыгызны алып килергә онытмагыз. Кан бирәсе көн алдыннан майлы, тозлы ризыклар ашамаска, исерткеч эчемлекләр, шул исәптән сыра эчмәскә киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев