Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Ел укучысы – 2014” бәйгесендә Олы Кайбыч мәктәбе укучысы җиңү яулады

- Сез безне гаҗәпләндердегез! - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова "Ел укучысы - 2014" бәйгесендә катнашучыларны тәбрикләп. - Бүген районның иң лаеклы укучылары, район, республика олимпиадалары җиңүчеләре, уку алдынгылары, активистлар үзара көч сынашты.

Беренче турда катнашкан унөч укучыны бүләк­ләү­дән башланган бәйгенең максаты - талантлы укучыларны барлау, аларга үзләрен күрсәтергә мөм­кинлекләр тудыру, белемнең дәрәҗәсен арттыру. Бәйге ике этапта үтте. Мәк­тәп һәм муниципаль этап нәтиҗәләре буенча финалга узган җиде укучы иң элек визит карточкасы - үзе, мәктәбе, дуслары, гаиләсе, шөгыльләре белән таныштырды. Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Диана Александрованың чыгышы үзенчәлекле иде, шуңа да иң күп баллны ул җыйды.

- Районның иң яхшы укучысын ачыклаучы бәйгегә әзерләнүе җиңел булмады, билгеле. Өстәвенә, әзерлек вакыты "Йолдызлык" фестиваленең зона турында катнашу белән бергә туры килде. Шуңа да вакыт азрак булды, төн­нәр буе әзерләндем. Бәй­ге­дә катнашу миңа үз-үзем­дә ышаныч уятты. "Авыл-денс" бию төр­ке­мен­дәге дусларыма, ос­та­зым - директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлинә Габдрахмановага, мине җи­ңү­гә канатландырган газиз әниемә зур рәх­мәт әйтәсем килә, - диде Диа­на.

Диананың бу бәйгедә җи­ңү яулавы очраклылык кына түгел. Гел бишле билгеләренә генә укый, олимпиадаларда җи­ңү­ләр яулый, җәмәгать эш­лә­рендә актив катнаша. Хыялы - киләчәктә тәрҗемәче булу.

Укучыларның фикерләү дәрәҗәсен һәм тапкырлыгын, зирәклеген ачыклау максатында үткәрелгән "Интеллектуаль марафон"да Язилә Баһавиева (Олы Кайбыч мәктәбе) ти­рән белемле булуын күр­сәтте. "Максатчан кыз", - диләр аның турында дуслары, укытучылары.

- Бу бәйгегә әзерләнү ми­нем өчен мавыктыргыч һәм күңелле булды. Эз­лә­нүләр нәтиҗәсендә күп яңалыкларга тап булдым. Миңа да дусларым, укытучыларым Гөлия Рәх­мәтуллина белән Гөлинә Габдрахманова ярдәм ит­те, - диде Язилә тәэсирләре белән уртаклашып.

Бәйгедә катнашучыларга "Район мәдәнияте тарихының биш этабы" дигән темага өй эше бирелгән. Аларның чыгышында Кай­бычның үткәне дә, бүгенгесе дә ачык чагылды. Чөн­ки тарих битләрен дә актардылар. Бөек Петр патшалык иткән заманнарда кораблар төзү өчен Кайбыч имәннәрен та­шулары, "Кайбыч" боз мәйданчыгы ачылуга бәй­ле вакыйгалар да чагылыш тапты чыгышларында.

"Ел укучысы - 2014" бәй­гесе Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ел саен үт­кә­релүче Бөтенроссия һәм республика фән олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләү өчен дә яхшы форсат булды. Олимпиадаларда барлыгы 597 укучы катнашкан, шуларның 89ы призлы урыннарга чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X