Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Этномириада – халыклар дуслыгы бәйрәме

20 октябрьдә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында "Этномириада" Бөтенроссия традицион мәдәният бәйгесе узды.

Әлеге фестиваль-бәйге төрек, славян, фин-уйгыр һәм Россиянең башка халыкларының этник традицияләрен, мәдәниятен саклау, өйрәнү белән шөгыльләнүче коллективларны ачыклау, җырчыларны барлау максатында оештырылды. Бәйгедә Кайбыч талантлары да уңышлы гына чыгыш ясады. Татар халык җырларын башкарган Олы Кайбыч мәктәбенең 2 класс укучысы Камилә Сафиуллина (җитәкчесе - мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова) III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде, 3 класс укучысы Лилия Шамилева (мәдәният бүлегенең сәнгать җитәкчесе Светлана Зыядиева) дипломант булды. Камилә "Шома бас"ны җырлаганда Раил Сөнгатуллин биеп торды. Хуҗа Хәсән мәктәбендә Светлана Бартязова җитәкчелегендә декоратив-гаммәви сәнгать белән шөгыльләнүче укучылар да диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөтенроссия традицион мәдәният бәйгесе Этномириада – халыклар дуслыгы бәйрәме

2
X