Әфганстан – йөрәк ярасы
Районыбыздан канкойгыч сугышта 68 егет интернациональ бурычын үтәгән. Шуларның дүртесенә туган җирләренә әйләнеп кайту насыйп булмаган.
Совет Гаскәрләре Әфганстан җиреннән чыгарылуга 15 февральдә 23 ел булды. Районыбызда әлеге көнне билгеләп үтү күркәм традициягә әйләнде. Һәр елдагыча, быел да өч агрофирма, Мәлки, Ульянково, Мөрәле авылларында үз җирлекләренә кергән авыллардан әфган сугышында катнашкан якташларыбыз өчен искә алу кичәсе үткәрә. Алар биредә сугышчан дуслары белән очраша, яу кырында ятып калган иптәшләрен искә ала. Еллар үтә, ләкин Әфган сугышы анда катнашкан якташларыбыз, аларның әти-әниләре, туганнары күңелендә мәңге төзәлмәслек яра булып саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев