Халык тавыш бирүе
Узган атнаның җомгасында Тәтештә 45нче Апас бермандатлы сайлау округыннан дүртенче чакырылыштагы ТР Дәүләт Советына өстәмә рәвештә депутат сайлауга кандидат тәкъдим итү өчен кандидатураларны билгеләү буенча очрашу, тавыш бирү узды.
Анда Кайбыч муниципаль районыннан 50дән артык кеше катнашты, аларның яртысы "Бердәм Россия" сәяси партиясеннән, икенче өлеше Бөтенроссия халык фронтының региональ координацион Советының җәмәгать оешмаларыннан иде.
Советның җаваплы оештыручысы Василий Логинов белдерүенчә, алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатларның исемлеге Совет тарафыннан аның составына керүче оешмаларның карарлары нигезендә төзелгән. Кандидатлар өчен 200 кеше тавыш бирә.
45нче Апас бермандатлы сайлау округы буенча халык сайлауларында "Транспорт корылмаларын проектлау институты" ЯАҖенең юридик бүлек начальнигы Ольга Архипова, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, "Легион" ҖЧҖе директоры урынбасары Айдар Җәләлетдинов катнашты.
Аларның һәркайсы үзе турында сөйләде, программасын тәкъдим итте һәм сорауларга җавап бирде.
Үз приоритетлары арасында Ольга Архипова халыкны хокукый агартуга аерым игътибар бирде. "Гади мисал: хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә дәүләттән бирелүче акчалата ярдәм алуның күптөрле вариантлары бар, - диде ул. - Әмма, өстенлекләрдән файдалану өчен закон нормаларын тирән белү кирәк. Шуңа да мин түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы закон проектын яклыйм. Республика парламенты депутатының бурычы законнарны чыгару һәм кабул итү белән генә чикләнми, аның асылын халыкка аңлатырга да кирәк". Ольга Архипова билгеләвенчә, кабул ителгән законнарның гамәлгә ашырылуына парламентарийлар күзәтчелек иткәнлектән, депутат халык белән даими тыгыз элемтәдә булырга бурычлы.
Илшат Гафуров Алабуга шәһәре мэры постында алган тәҗрибәсе хакында сөйләде. Билгеле бер райондагы халыкның мәнфәгатьләрен яклауны шул муниципаль берәмлекнең үзенчәлекләренә таянып башкарырга кирәк дигән фикердә ул. "Яңа дәрәҗәгә күтәрерлек үзенчәлекне аерып алу зарур, - ди ул. - Сайлауларда катнашучы районнарның күпчелеге - авыл хуҗалыгы районнары. Аларның һәркайсының үз тарихы бар. Безгә үткәннәрне кабатлау кирәкми, тәҗрибәне өйрәнеп, аңа таянып, көчне шунда юнәлтергә кирәк. Алабугада икътисадый зона булдыру әнә шундый үзенчәлекле адым иде".
ТИСБИ Идарә академиясен тәмамлаган Айдар Җәләлетдинов коммерция структурасын җитәкли, "Эшлекле Россия" җәмәгать оешмасының әгъзасы булып тора. "Без чималга гына түгел, җитештерүне, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә игътибарны арттыру ягында, - дип билгеләде ул. - Безнең оешма эшмәкәрләрнең мәнфәгатьләрен яклый, район-шәһәрләрдә эш урыннары булдыру, җирле эшмәкәрлекне яклау өчен эшли".
Чыгышлар тәмамлангач, яшерен тавыш бирү үткәрелде. Һәркем бюллетеньгә кертелгән һәр кандидатура буенча тавыш бирү хокукына ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев