Имтиханнар артта калды
Шимбә көнне гомумбелем бирү учреждениеләре директорлары катнашында узган киңәшмәдә дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм бердәм дәүләт имтиханнарына йомгак ясалды.
Киңәшмәдә муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Дүшәмбе көнне мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров бу турыда киңәйтелгән планеркада чыгыш ясады һәм мәгариф учреждениеләренең җәйге чорга эш планы белән таныштырды. 125 чыгарылыш сыйныф укучысының (шул исәптән мәктәпне алдагы елларда тәмамлаган бер укучы) икесеннән кала, барысы да кулларына өлгергәнлек аттестаты алды. Медальгә дәгъва кылган алты укучы да имтиханнарны уңышлы тапшырды. 9 сыйныфны тәмамлаучы 195 укучының 177се дәүләт йомгаклау аттестациясен беренче тапкыр бирүдә үк тапшырды, 18е тиешле балларны икенче тапкырда гына җыйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев