Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Интернет-викторина җиңү китерде

Пенза өлкәсенең Заречный шәһәрендәге җәмәгатьчелек яшьләр оешмасы Заречныйның мәгариф департаменты һәм мәгариф системасының мәгълүмати-методик үзәге белән берлектә ел саен Бөтенроссия күләмендә интернет-викторина уздыра.

"Беркем дә онытылмый, бер нәрсә дә онытылмый!" дигән IV интернет-викторинаның быелгысы әдәбият, рәсем сәнгате, тарих, география номинацияләрендә "Алар Ватан өчен көрәште" исеме астында узды. Иске Тәрбит мәктәбе укучылары бәйгедә ел саен катнаша. Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган бәйгенең быелгысында әдәбияттан Александр Ефремов- җиденче, Юлия Скворцова- унөченче урынны (җитәкчеләре Любовь Русова), тарихтан Даниил Владимиров- унберенче (җитәкчесе Аида Владимирова), рәсем сәнгатеннән Даниил Владимиров белән Лилиана Тимофеева (җитәкчеләре Лидия Урусова) 23 нче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Интернетвикторина