Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Истәлек тактасы куелды

Кошман авылында туып-үскән, Тукайлар чорында иҗат иткән якташыбыз, шагыйрь Әбрар Сәгыйди исемен мәңгеләштерүдә тагын бер зур адым ясалды.

Әбрар Сәгыйдинең тууына 100 ел тулган көннәрдә аның улы, профессор Марат Сәгыйтов, күпсанлы кунаклар катнашында шагыйрьнең каберенә таш куелган иде. Авылдашлары шагыйрьне онытмыйлар, Әбрар Сәгыйди исемен йөрткән Кошман төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары да каберлекне чистартып тора. Сентябрь ахырында технология укытучысы Айдар Насретдинов җитәкчелегендә укучы егетләр анда барып, тирә-юнен чүп-чардан чистартып, чардуганын төзәтеп кайтты. Күптән түгел Кошман авыл җирлеге анда истәлек тактасы да урнаштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошман авылы

2
X