Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Каргалы авылындагы 90 яшьлек тыл хезмәтчәненең кулыннан балалайка төшми

Каргалы авылында яшәүче Александр Шишкинга әле шушы араларда гына 90 яшь тулды.

Өлкән яшьтә булса да, сәламәтлегенә зарланмый, хәтере дә яхшы, узган тормыш юлын бүгенгедәй яхшы хәтерли. Аны бу яшьтәгеләр өчен үрнәк дияргә була, чөнки үз яшенә карата ныклы күренә әле ул. Күңеле дә көр. Шишкиннар нәселендә озын гомерлеләр күп. Энесе Николайга – 87, сеңлесе Валентинага 81 яшь тулган. Алар абыйларын юбилее белән котларга гаиләләре белән килгән иде. Юбилярны котлаучылар күп булды бу көнне. Бу аңлашыла да, чөнки аның туганнары, авылдашлары арасында абруе зур. Яшел Үзәннән улы Александр да хатыны Светлана белән бергә кайткан. Мәскәү шәһәрендә яшәүче оныгы Антон, кызы Тамара да котлаучылар арасында иде.
Тормышның ачысын-төчесен күп күргән, озак еллар буена колхозда эшләгән тыл ветеранын бик зурладылар бу көнне. Өенә килгән һәр кунакны капка төбеннән үк: ”Әйдәгез, әйдә, түрдән узыгыз. Сезне күрүемә бик шат мин”, – дип каршы алган Александр Васильевичның киң күңелле булуы йөзенә чыккан. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котларга килгән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова аңа ныклы сәламәтлек теләде. Район үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт сүзләре белән Россия Президенты Владимир Путинның рәхмәт хатын, Кайбычның 30 еллыгы уңаеннан күкрәгенә медаль такты һәм юрган бүләк итте.
Котлаучылар арасында Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Оксана Емельянова белән җирлекнең ветераннар Советы рәисе Екатерина Елисеева да бар иде.
– Бүгенге көндә җирлегебездә җиде тыл хезмәтчәне яши. Сезнең кебекләр алдында, хөрмәтле Александр Васильевич, баш ияргә кирәк. Сезгә карап, 90 яшьнең ул кадәр үк олы яшь булмавына инанасың кебек. Илебез кичергән авыр елларның шаһиты булып, кече Ватаныбыз һәм киләчәк буын хакына намус белән хезмәт иткән буын вәкиле сез, – диде Оксана Михайловна. – Бүген дә кул кушырып утырмыйсыз әле. Сарыкларыгызны болында йөртәсез, чалгы белән печәнен чабасыз, йорт эшләрен дә башкарасыз. Озын гомерегезнең сере дә гел хәрәкәттә булуыгызга бәйледер.
Екатерина Елисеева Александр Шишкин турында сәгатьләр буена сөйли ала. Ул юбилярга гадәти булмаган бүләк – аның совет чорында Мактау тактасында эленеп торган фотосын алып килгән.
– Сез – районыбызның тарихи шәхесе. Казанга республика Президенты белән очрашуга да бардыгыз, аны үзебездә дә – Олы Подберезье авылындагы һәйкәл янында каршы алдыгыз. Ул көнне бездә “Георгий тасмасы” акциясе узган иде, – диде Екатерина Ивановна.
Ул бүләк иткән фотода Александр Васильевичның оста итеп үрелгән чыбыркы тотып төшүе юкка гына түгел. Чыбыркысыннан бер дә аерылмаган, чөнки гомере буе көтүче булып эшләгән. Бу чыбыркы бервакыт сарык көтүен генә түгел, аның гомерен дә саклап кала. Сугыштан соңгы еллар. Александр Васильевич хезмәттәше белән бергә мең ярымлап сарык көтә. Җәйнең ямьле бер көнендә көтүгә ач бүреләр өере ташлана. Икесе шунда ук сарыкларны буа башлый. Шулкадәр күп бүрене күргән иптәше куркып кача. Александр Васильевич югалып калмый. Бар көченә чыбыркысы белән селтәнеп, көтүне куа башлый. Шундый киеренке вакытта ничек шулкадәр тәвәккәл булуын, куркуны җиңә алуын әле бүген дә аңлый алмый ул. Бүреләргә каршы көрәшен әле дә еш искә ала.
Туксан яшьлек тыл шәһәрдән махсус кайткан кызы Тамара тәрбиясендә яши.Кызганыч, Александр Шишкинның озак еллар буена бергә яшәгән хатыны Нина Ивановна яман чирдән вафат булган. Аннан соң өйләнгән Анна Григорьевна белән 14 ел гына яшәп кала, ул да мәңгелек йортка күчә. Әтисе кул кушырып утыра торганнардан түгел. Быел да бәрәңге сабагын чабышкан, бәрәңге дә чүпләгән. Буш вакытларында кулына балалайка ала. Безгә дә уйнап күрсәтте. Тормыш юлы турында да озак лап сөйләде.12 яшендә эшли башлаган, атын да җиккән, чәчкән, урган, кая кушсалар, шунда эшләгән. Әтисе Василий Михайлович фронтка китә, Мәскәүне фашистлардан саклый, 1943 елда Курск дугасында барган сугыш вакытында һәлак була. Хатыны Прасковья Семеновна дүрт бала белән ялгызы кала. Казан каймасын төзүдә дә катнаша. Гаиләдә иң өлкәне Александр була. Ул окоп казырга читтән килүчеләрне фатирларга кертүләре, аларда да 12 кеше торуын искә алды.
Александр Шишкинның балалары читтә яшәсә дә, авылга гел ярдәм итеп тора икән. Екатерина Ивановна моның өчен тыл хезмәтчәненә рәхмәтен белдерде. Әтисен караучы Тамара Каргалыдагы “Сударыня” ансамблендә җырлый. Игезәкләр Александр белән Алексей – хәйриячеләр, авылны һәм чиркәүне төзекләндерүгә үз өлешен кертә. Василий һәм Алексей гаиләләре белән Тольяттида, Александр Яшел Үзәндә яши. Юбилярның җиде оныгы, алты оныкчыгы бар. Әтиләренә “Кадерле әтиебезгә һәм бабабызга” дигән медаль дә тапшырдылар.
Александр Васильевич котларга килүчеләрнең барысына да рәхмәт укыды. Саубуллашканда, киләсе юбилейда очрашырга сүз куештык. Насыйп булсын. Тормышының күп өлешен табигать кочагында – болында шифалы үлән исләрен иснәп, кояш чыгуын каршы алып, баеганда озатып үткәргән олы җанлы шәхескә әле бик күп җәйләр, көзләр насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев