Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч мәктәпләрендә җәйге лагерьлар эшли башлады

Олы Кайбыч урта мәктәбендә ике мәктәп яны лагере эшли башлады.

Балаларның җәйге лагеренда башлангыч һәм урта классларда укучы 89 бала ял итә. Җиденче-унынчы сыйныфларда белем алучы 40 укучы хезмәт һәм ял лагерена йөри. Алар монда иртәнге сәгать тугызда килә һәм көндезге сәгать өчтә кайтып китә. Ике лагерьда да мәктәпнең 32 хезмәткәре – педагоглар, пешекчеләр һәм хезмәт күрсәтүче персонал эшли. Лагерь начальнигы Рәзинә Хәйретдинова хәбәр иткәнчә, ял итүчеләр арасында өч отряд оештырылган. Аларны көнгә өч тапкыр ашаталар. Багайдан килеп йөрүче Андрей Мареев, Арыслан авылы кызы Полина Андреева да ашханәдә тәмле ризыклар белән сыйлаулары турында әйтте.
Лагерьга йөрүче укучыларның һәр көне күңелле уза. Алар өчен төрле күңел ачу чаралары, спорт уеннарын үз эченә алган бай программа төзелгән. Мәсәлән, сменаның беренче көне Бөтендөнья йөгерү көненә багышланган. Шул уңайдан кросс оештырганнар. Ял итү программасында велосипедта йөрүләр, пионербол, эстафета, табигать кочагында ял итү, кинофильмнар һәм мультфильмнар карау, рәсем ясау, биюләр, шигырь сөйләү, җыр конкурслары, өстәл уеннары һәм башкалар каралган. «Балаларның һәр иртәсе физкультурадан башлана. Укытучылары Ленар Сибгатуллин, Илдус Вәлиуллин белән рәхәтләнеп шөгыльләнәләр, спорт мәйданчыгында йөгерәләр», – диде тәрбияче Нәфисә Миңнуллина.
Ял итү чыгымнарының иң зур өлеше республика бюджетыннан финанслана, ата-аналар взносы 570 сум гына тәшкил итә.
Ял һәм хезмәт лагерена йөрүче Виктория Пашкина, Арина Макарова, Кадрия Таҗетдинова һәм Раил Камалиев эштән бушаган арада кечкенәләр янында кайнашырга ярата икән.
– Хезмәт лагерена йөрүче укучылар төшке ашка кадәр ике сәгать, аннан соң бер сәгать эшли. Алар чүп утый, яшелчәләргә су сибә, кәбестә утырттылар. Олы Кайбычтагы һәм Олы Подберезьедагы музейларга барырга җыенабыз, кинога, балыкка бару, спорт уеннары һәм башка чаралар да каралган, – диде хезмәт һәм ял лагере начальнигы Фәния Зиннурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев