Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында яңа суд рәисе билгеләнде

Татарстан Республикасының Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев Кайбыч районы суды коллективына яңа суд рәисен – Эльвира Нигъмәтҗанованы тәкъдим итте.

ТР Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев әлеге чарада катнашучыларны РФ Президенты Владимир Путинның Татарстанда яңа судьялар билгеләү турындагы Указы белән таныштырды һәм болай диде:
– Эльвира Әнис кызы бу өлкәдә 34 нче ел эшли, судья вазыйфасында – 22 ел. Ул – законлылык һәм хокук тәртибен саклау сис темасы кешесе. Нәкъ менә аның кебекләр эшчәнлегебезнең нигезен тәшкил итә. Суд рәисләренә башка күп кенә административ-хуҗалык мәсьәләләре дә йөкләнә. Коллективыгыз тырыш, җитәкчегез белән нәтиҗәле эшлә вегезгә ышанам, – диде ул,
Эльвира Нигъмәтҗанованың Апас районында да судья сыйфатында яхшы эшләвенә басым ясап. – Кайбычта район суды 31 ел элек барлыкка килде. Шушы еллар эчендә безнең аларга карата беркайчан да дәгъва белдергәнебез булмады. Район судының беренче рәисе Гүзәл Хәялиеваның эшчәнлеген яхшы яктан билгеләп үтәсем килә. Әлеге суд бинасы да ул эшләгән чорда төзелде.
Илгиз Гыйләҗев Эльвира Нигъмәтҗановага намуслы хезмәте, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш кертүе өчен ТР Президентының Рәхмәт сүзен тапшырды.
ТР Суд департаменты идарәсенең судлар эшчәнлеген оештыру хокукый тәэмин итү, дәүләт хакимияте органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү бүлеге начальнигы урынбасары Алмаз Ибраһимов яңа судьяга компьютер белән кресло бүләк итте.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, үз чиратында, закон сагында торучыларга уңышлар теләде. «Эльвира Әнисовна районыбызда бер елга якын судья булып эшләү дәверендә үзен югары квалификацияле профессионал итеп күрсәтте. Район халкы аның эшеннән канәгать», – диде.
Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рунар Шәмсетдинов, Кама Тамагы муниципальара филиалы җитәкчесе Илгиз Низамов та хезмәттәшләренең яңа вазифага билгеләнүе белән котлады.
Әлеге чарада район прокуроры Алмаз Сөләйманов, җәмәгать судьясы Гөлчәчәк Шәвәлиева, полиция начальнигы Рушан Хуҗин да катнашты. Тантанада катнашучылар суд бинасындагы бүлмәләрне дә карап чыкты, коллектив белән аралашты.

Эльвира Нигъмәтҗанова 1971 елның 26 сентябрендә Апаста туган. 1988 елның сентябрендә Апас район судында суд утырышы секретаре булып эшли башлый. Бер үк вакытта Казан дәүләт университетының юридик факультетында читтән торып укый. 2000 елның ноябрендә Апас районының җәмәгать судьясы итеп билгеләнә. 2014 елның июненнән 2022 елның июленә кадәр Апас район суды судьясы булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев