Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч тарихы – интернетта

Нәрсә соң ул Википедия? Википедия – эченә һәркем яза алган ачык эчтәлекле, күптелле онлайн-энцик лопедия.

 Аның барлык мәкаләләре сайтка керә алучы бар шәхесләр тарафыннан үзгәртелә ала диярлек. Википедия – интернет киңлектәге иң зур һәм иң популяр гомуми белешмәләр җыелмасына әйләнде. Дөнья күләмендә алтынчы урында тора, аудиториясе якынча 365 миллион укучыга тигез. Нәкъ шушы Википедиянең татар бүлегендә ай саен диярлек яңа бәйгеләр үткәрелә. “Минем Татарстан”, “Татар 4.0 – 2021”, “Вики яз’-21”, “WikiGap 2021”, “Белем җәүһәрләре”, “Төр ки марафон 2021” һәм башкалар.
Моннан тыш, 2021 елда Кайбыч районы оешуга 30 ел тулды. Без татарча Википедиядә төрле проект-конкурсларда катнаштык. Районыбыз тарихын башкаларга да танытырга тырыштык. Татарча Википедияне мәкаләләр белән тулыландыруда актив эш алып барабыз. Иске Тәрбиттән Римма Васильева, Иске Чәчкабтан Илнур Габидуллин һәм мин татарча Википедияне мәкаләләр белән баетабыз.
“Минем Татарстан” бәй гесе чикләрендә 15 декабрь – 31 гыйнвар аралыгында катнашучыларга татарча Википедиядә Татарстан Республикасының моңа кадәр тасвирланмаган географик, тарихи, мәдәни һәм башка заманча феноменнары турында белешмә-энциклопедик эчтәлеккә ия булган мәка ләләр әзер ләргә тәкъдим ителде. Проектта катнашу өчен яшь чикләве юк, теләгән һәркем үзен сынап карарга, татарча Википедияне үстерүгә үз өлешен кертә ала. Призлар фонды – 200 000 сум. Бәйге чикләрендә кимендә дүрт квалификацион мәкалә язган һәр кулланучы приз фондының бер өлешенә ия булырга хокуклы. Приз язылган мәкаләләр буенча тупланган баллар нигезендә билгеләнде. Кайбыч оешуга 30 ел тулу уңаеннан, районыбызның географиясе, мәдәнияте, тарихы, күренекле шә хес ләре турындагы мәкалә ләргә өстенлек бирдек һәм күпсанлы энциклопедик мәгълүматны интернет битләренә урнаштырдык. Бәйгедә катнашып, сертификатка һәм приз га ия булдык.
2021 елның 21 февраль – 15 апрель аралыгында “Татар 4.0 – 2021” вики-марафоны үткәрелде. Бәйгенең максаты – татарча Википедияне татарларга бәйле мәкаләләр белән баету яки булган мәкаләне тулыландыру. Бәйгедә кимендә сигез мәкалә булдырган һәр катнашучы 200 000 сумлык приз фондының бер өлешенә ия булырга хокук лы. Без марафон барышында Википедияне районыбыздан чыккан күренекле шәхесләр, татар халкының милли ашамлыклары, гореф-гадәт ләре турындагы мә ка ләләр белән баеттык һәм приз фондының бер өлешенә ия булдык.
2021 елның 8 март бе лән 8 май арасында үткә релгән “WikiGap 2021” бәйгесенең максаты – төрле һөнәр ияләре булган күренекле хатын-кызлар турында мәкаләләр булдыру тора. Бәйгедә Россиядә яшәүче һәм интернетка чыгу мөмкинлеге булган һәркем катнаша ала. Бәйге ахырында эксперт жюри фикере буенча төп ике номинация эчендә иң күп баллар җыючы 10 катнашучы билгеләнде. Җиңүчеләр швед сәүдә челтәре сертификатлары һәм швед авторларының китаплары җыентыклары белән бүләкләнде. Бәйге барышында без үзебезнең районыбыздан чыккан кү ренекле хатын-кыз лары бызның тормыш юлларын, ирешкән уңышларын интернет битләрендә яктырттык, дөньяга танытырга тырыштык.
“Вики-яз” мара фоны ның максаты – татар Википедиясен күршеләребез мәдәниятләрен, башка телләрдәге Википедия бүлекләрен яисә Татар дөньясын аңлау өчен әһәмиятле мәкаләләр белән баету. Бәйгедә һәр теләгән кеше катнаша ала. Википедиянең татарча бүлегендә Татарстан һәм Россиядән тыш башка илләр, төбәкләр һәм мәдәниятләргә (Башкортстан, Әрмәнстан, Болгария, Грузия, Греция, Латвия, Литва, Польша, Сербия, Словакия, Төркия, Украина, Хорватия, Чехия, Эстония һ.б.) караган теләсә нинди темалар буенча мәкаләләр кабул ителде. Бәйгедә катнашу өчен 3 квалификацион мәкалә язу мөһим. Җиңүчеләр язылган мәкаләләр буенча туп ланган баллардан чыгып билгеләнә һәм 12 катнашучы сертификатлар белән бүләкләнә. Җиңүчеләр арасында Кайбыч районы катнашучылары күпчелек урынны алып тора.
Хәзерге вакытта “Белем җәүһәрләре” дип исемләнгән
 
бәйге дәвам итә. Әлеге бәйге һәр ел саен татарча викимедиячылар төркеме, “Викимедиа РУ” табышсыз партнерлыгы һәм Татнетны үстерү фонды вәкилләре тарафыннан үткәрелә. Бәйге барышында Википедиянең татар телле бүлегенә алты ай дәвамында (май-октябрь) иң актив өлеш кертүчеләр ачыклана.
1 июльдән 31 июльгә кадәр аралыкта “Төрки марафон- 2021” проекты башланып китте. Проектның максаты һәм мәгънәсе – төр ки телле Википедия бүлекләре арасында хезмәттәшлекне яхшырту, төрки илләр һәм мәдәниятләр турын дагы шәхси белемне үстерү, Татар Википедия сен төрки дөньясын аңлау өчен әһә миятле мәкаләләр белән баету. Бәйге дәва мында 5 мәкалә булдырган катнашучы 4000-1000 сумлык сертификатлар өчен көрәшергә лаеклы. Теләгән һәр кеше әлеге бәйгеләргә кушыла ала.
Википедиядәге яңа лыклар белән бүлешү һәм бер-беребезгә яр дәм итү максатыннан Whatsapp системасында үз төркемебезне булдырдык. Шулай ук, Telegramда да бәйге оештыручылары белән берлектә оештырылган төркемебез бар. Төркемдә яңалыкларны үзләштерергә, мәкаләнең җитешсез якларын төзә тергә һәрдаим ярдәм итеп торалар.
Википедия бәйге лә рен дә җиңүчеләр арасында 200-250 дән артык мәкалә язучылар да булды. Язмалар белән кызыксынсагыз, “Татарча википедия” яки “tt.wikipedia.org” адресы белән кереп карарга мөмкин. Биредә бәйгеләр өзелеп тормый, ай саен диярлек яңа бәйге игълан ителә. Керегез, катнашыгыз, укыгыз, татар телендә интернет энциклопедиясен үстерүгә, районыбыз тарихын чит җирләргә танытуга өлешегезне кертегез. Һәр җирлек, мәктәп, мәчетләр, күренекле кеше ләребез дөньякүләм тарихка кереп калырга лаек.

Илсинә Шакирова, Иске Чәчкаб

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X