Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның асыл улы Рәшит Ярхәмовның гомер бәйрәме

Чын мәгънәсендә бәхетле кеше ул Рәшит Фәсхетдин улы Ярхәмов.

Олы Кайбыч авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче якташыбыз шушы якты дөньяларда яшәү дәверендә төрлесен күрсә дә, беркайчан да авырлыклар алдында каушап калмаган, сер бирмәгән, киләчәккә карап яшәгән, горур булган. Заманында Олы Кайбычта колхоз рәисе булып эшләгән әтисе Фәсхетдин ага Рәшитен генә түгел, башка балаларын да үзе кебек ныклы характерлы итеп тәрбияләп үстергән. Шул ук вакытта күңелләренә изгелек орлык лары да салганнар. Йөзеннән беркайчан да ягымлы елмаю китмәгән якташыбызның ярдәм кирәкләргә кул сузарга атлыгып торуы да кечкенәдән килә. Бу – ата -ана, әби-бабай тәрбиясе.
Район башлыгы Альберт Рәх мә туллин да хөрмәт һәм ихтирам яулаган шәхес турында җылы фикердә.
– Туган җиребезнең асыл улы ул Рәшит Фәсхетдинович. Аның районыбыз үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез зур. Үзе эшләп тапкан хәләл акчасыннан бик күпләргә булыша, төрле эшләрне башкарганда спонсорлык ярдәме күрсәтә. Ул мохтаҗларга ярдәм итүне үзенең бурычы итеп саный. Әле алай гына да түгел, яшь буынны туган илебезнең чын патриот лары итеп тәрбияләүгә дә үз өлешен кертә. Балалар, үсмерләр катнашында спорт ярышлары үткәргән вакытта җиңүчеләргә генә түгел, җиңелүчеләргә дә акчалата призлар бирә, – диде Альберт Илгизәрович. – Башкарган эшләре, кешелекле, намуслы булуына сокланам. Хезмәт биографиясе – туган илебез хакына армый-талмый эшләү, максатчанлык. Киләчәктә дә халык рәхмәтен тоеп яшәргә язсын якташыбызга.
“Кайбыч таңнары” газетасы редакциясенең дә якын дусты ул. Газета- журналларга язылу кампаниясе башланып, күп тә үтми, телефоннан шалтырата: “Кызлар, ничек хәлләрегез, тираж җыя аласызмы, планыгыз үтәләме? Борчылмагыз, ничек тә ерып чыгарбыз. Мин үзем Олы Кайбычта яшәүче өлкәннәрне сезнең газетага яздыртам, ятимнәргә, инвалидларга да өлеш чыгарырмын”.
Вәгъдә – иман, сүзендә тормыйча калганы юк. Ышанычлы кеше сез, Рәшит абый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев