Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта “Автоледи” конкурсы узды

Соңгы елларда автотранспорт белән идарә итүче хатын-кызлар саны арта бара.

Узган атнаның җомгасында хатын-кызлар арасында “Автоледи – 2021” бәйгесе үткә рел де. Бәйгенең быелгысы автоинспекциянең 85 еллыгына багышланган иде. Гүзәл затларыбызның автомобиль белән идарә итү осталыгына, юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләренә бәя бирүче быелгы бәйгедә ун хатын-кыз катнашты.
“Юл хәрәкәте иминлеге” тер риториаль профилактика идарәсенең Буа шәһәрендәге бүлеге начальнигы Сиринә Мурзакова сүзләренә караганда, бәйге юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү, юлларда транспортта йөрү культурасын формалаштыру, хатын-кызлар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатында үткәрелә.
"Автоледи" бәйгесе ике этапта узды. Иң элек Олы Кайбычтагы ДОСААФ филиалының уку-укыту үзәгендә компьютердан юлда йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен ачыклаучы тест сорауларына җавап бирделәр. Икенче этап автодром территориясендә үтте. Анда автомобильне фигуралы йөртү буенча осталыкларын күрсәттеләр, билгеләнгән вакытка сынау комплексы кү негүләрен үтәделәр.
Аларның осталыгын ЮХИДИ начальнигы Илфат Әхмәтов, Сиринә Мурзакова, Буа шәһәренең ДОСААФ Советы рәисе Эмиль Минибаев бәяләде.
Бәйгедә катнашучыларның машина белән идарә итү стажлары да төрлечә. Араларында Олы Кайбычтан машинада 13 ел йөрүче Гөлчәчәк Гафиятуллина, унынчы елын йөрүче Альбина Әхмәтова, тимер атны шулай ук шактый еллар иярләүче Олы Подберезье кызы Анастасия Губеева да бар иде.
Жюри ун катнашучы арасыннан биш призлы урын бил геләде. “Автоледи – 2021” бәйгесендә Олы Подберезье авылыннан Надежда Емельянова җиңү яулады.
– Надежданың җиңүе бер дә гаҗәп түгел, чөнки ул тест сорауларына да төгәл җавап бирде, машинада да оста йөри. Автомобильне фигуралы йөртү өчен аңа нибары 1 минут 40 секунд вакыт кирәк булды. Дөрес, башкалар да яхшы йөри, ләкин билет сорауларына төгәл җавап бирә алмадылар, – диде жюри рәисе Илфат Әхмәтов.
Надежда Емельяновадан газета укучыларны үзе белән якыннанрак таныштыруын үтендем.
–Олы Подберезье урта мәктәбен тәмамлаган елны – 2017 елда ук автомобиль йөртү хокукы бирүче таныклык алдым. Машина йөртә башлавыма дүрт кенә ел әле. Мәктәптән соң, энергетика университетында белем алдым, хәзер магистратурада читтән торып укыйм. Эшкә туган ягыма кайтам. Моңа кадәр “Автоледи” бәйгесендә катнашканым юк иде, җиңәрмен дип уйламадым да, – диде ул.
Надежданың әнисе – Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Оксана Емельянова да кызының уңышы өчен шат.
– Кызым мәктәптә укыганда ук әтисе Александр белән техника янында кайнашып үсте. Ун яшендә бишекле мотоцикл йөртә белә иде инде. Әтисе аның артына утырып барса да, мин аның өчен бик курка идем. Надя университетта беренче курста укыганда ук Казан эчендә машинада йөри башлады. Мин үзем дә 2015 елдан бирле машинада йөрим. Әмма шәһәрдә йөрергә батырчылык итмим. Казанда минем шәхси шоферым – Надежда, – диде Оксана Михайловна.
Ульянководан Вера Штырева икенче урынны яулады.
– Автомобильдә йөрергә кечкенәдән кызыга идем. Урта мәктәпне тәмамлагач, энергетика университетында белем алдым, – диде ул. – Хәзерге вакытта башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүле гендә баш белгеч булып эшлим. Автомобиль йөртү таныклыгын Кайбычтагы ДОСААФта 2019 елда алдым. Шул ук елны "Автоледи" бәйгесендә дә катнаштым.
Бәйгедә өченче урынны яулаган Гөлчәчәк Гафиятуллина да фикерләре белән уртаклашты.
– Мәктәптә укыганда ук машина йөртүчеләргә кызыгып карый идем. Федоровское урта мәктәбен тәмамлагач, кооператив институтында читтән торып белем алдым. 2006 елда Кайбычтагы Пенсия фондында эшли башладым. Хәзерге вакытта башкарма комитетның территориаль үсеш бүлегендә баш белгеч булып эшлим. Автомобиль йөртүгә хокук бирүче таныклыкны 2008 елда Кайбычтагы 35 нче һөнәр училищесында алган идем, шуннан бирле руль артында йөрим. Шуңа карамастан, "Автоледи" бәйгесендә беренче тапкыр гына катнашам, – диде ул.
Бәйгедә дүртенче урынны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә экономист булып эшләүче Анастасия Губеева, бишенче урынны район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенең баш белгече Юлия Гайнуллина алды.
Илфат Әхмәтов әйтүенчә, җиңүче Надежда Емельянова 11 августта Казанда республика күләмендә үтәчәк бәйгедә Кайбыч данын яклаячак. Призлы урыннар яулаучыларга кубоклар, Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләрне Сиринә Мурзакова белән Илфат Әхмәтов тапшырды. Башка катнашучылар да истәлекле бүләкләргә лаек булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев