Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта “Милләтләр кроссы – 2021” уза

Бу атнаның шимбәсендә, төгәлрәге 18 сентябрьдә, Кайбычта “Милләтләр кроссы – 2021” бәйгесе үткәрелә. Ул Олы Кайбыч урта мәктәбе янындагы стадионда иртәнге 9.00 сәгатьтә башлана.

Традиция буенча ел саен үткәрелүче бу бәйге гади спорт ярышы гына түгел, ә күпмилләтле илебез халкын тагын да берләштерүче, дуслык җепләрен ныгытучы мөһим чараларның берсе. Анда һәркем катнашып, үзен спортчы буларак таныта ала. Әлеге чара үз көчеңне сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек бирә. Бәйгене оештыручылар барлык кайбычлыларны, шул исәптән мәктәп укучыларын һәм пенсия яшендәгеләрне дә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы спорт бәйрәмендә актив катнашырга чакыра.
Бу көнне “Милләтләр кроссы” бәйгесе районның барлык мәктәпләрендә дә үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев