Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта “Милләтләр кроссы – 2021” ярышы үткәрелде

Спорт яратучылар Олы Кайбыч урта мәктәбе янындагы стадионга халык җыелды.

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев кросста катнашучыларны сәламләде. “Форпост” үзәге җитәкчесе Юрий Михайлов ярыш шартлары белән таныштырганнан соң, хатын-кызлар өчен старт бирелде. Мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән Юлия Галеева финиш сызыгын беренче булып узды. Пенсия фондыннан Алсинә Ибраһимова- икенче, башкарма комитетның территориаль үсеш бүлеге хезмәткәре Гөлчәчәк Гафиятуллина өченче урында.
Пенсия яшендәге хатын-кызлар арасында Федоровское авылыннан Мария Ершовага тиңнәр булмады. 65 яшендә булса да, районда гына түгел, Казанда үткәрелеп килүче “Милләтләр кроссы”нда катнашып, даими рәвештә призлы урыннан яулаучы Мария Константиновна бу юлы да беренче килде. Спорт – аның аерылгысыз дусты. Сәламәт яшәү рәвеше алып бара, һәр көнне йөгерә, “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексына бассейнга йөри. Соңгы елларда төрле ярышларда алган утыздан артык дипломы, медальләре бар. Икенче урынны Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры Чулпан Камалиева яулады, ә финанс бүлеге начальнигы Ландыш Михайлова өченче урынны алды.
Ир-егетләрдән янгын сүндерү часте начальнигы Дамир Ибраһимонны берәү дә уза алмады. Аның кросста да , чаңгы ярышларында беренчелекне биргәне юк. Икенче урында мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Максим Смелов. Ул да төрле бәйгеләрдә даими катнашып килә. Район үзәк сырхауханәсе медигы Раил Хисамиевка өченче урын бирелде.
Пенсия яшендәгеләр арасында район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов җиңүгә иреште. Балалар сәнгать мәктәбендә эшләүче Фаил Шаһивәлиев икенче урынны алды. Барлык призлы урыннарны яулаучыларга медальләрне Рәмис Хәялиев тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев